Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читеккә каешы, чулпыга калфагы


Халык сәнәгате күргәзмәсен оештыручылар, дөньяда рус балалайкасы, самавары һәм һәдияләреннән кала татар халкы эшләнмәләре барлыгын да дәлиллисебез килә, дип белдерә. Татарстан һөнәрчеләре тәүге тапкыр бер түбә астына җыелды.

“Кара әле, бу корама юрганнар Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле кызлары кигән күлмәкләргә дә килешеп тора тагын”, дип белдерде бер ханым. Чыннан да, ясалма сәхнә алдына куелган юрганның корамалары күлмәктәге кайбер төсләр белән тәңгәл иде.


Корама юрганнар өстеннән залга татар халык җырлары таралды. Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залына җыелган осталар, ошаса алып та кайтырга килгәннәр генә түгел, әйтерсең, агачка уеп ясалган Шүрәле һәм Тукай, балчыктан әвәләнгән яшел бака, батик ысулы белән ясалган Сөембикә һәм башкалар да моңга хәйран калды. “Ай былбылым”га киез эшләнмәләр кабарып киткән кебек булды, күннекеләрнең төсләре балкыды, тире башмаклар, каюлы читекләр үзләреннән-үзләре биергә җыенды.

Ольга Смирнованың киез эшләнмәләре җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовның күңеленә бигрәк тә хуш килгән. “Кара әле, ничек итеп эшләнгән! Тегелмәгән, бер генә грамм җебе дә юк бит! Заманга туры килә торган һәм үзебезнең татар милләтенең үрнәкләре дә булгач матур”, ди Хәмитов.

Смирнова кичен театрларга кия торган хатын-кыз шарфлары, бияләй, бармаксыз бияләйләр тәкъдим итә. Алар киездән. Смирнова сарык йонына йон һәм ефәк тукымалар кушып төрле бизәкләр дә куеп эшләү ысулын интернеттан өйрәнгән.

Әлеге эшләнмәләрнең японнарда күптән инде бик популяр икәнлеген әйтә. “Татарга да хас әйбер бу, гомер-гомергә киез итек баскан бит ул”, ди Смирнова. Ә аның эшләнмәләре исә Хәмитов сүзләренчә, стильный. Үзе ясаганда җанга рәхәт, кереме дә шәп, ди.

Халык сәнәгате күргәзмәсе ачылган көнне Кукмара киез итекчеләре күренмәде. Алар да бит соңгы берничә елда киездән чигүле, бисерле, бизәкле, гомүмән, әллә нинди аяк киемнәре эшләргә остарды.

“Бавлы, Кукмара, Шәмәрдәннән дә килә алмадылар. Алар өчен ерак. 20 көн эшләгән күргәзмәдә утыру аларга кыйбатка чыгачак. Бу беренче күргәзмә. Без алга таба елга 4-5 күргәзмә үткәрергә җыенабыз. Русия һәм халыкара форумнар да оештырачакбыз. Эшләнмәләрне күрсәтеп русларның балалайкалары, һәдияләре һәм самаварларына альтернатив булырдай татар халык сәнәгате барлыкны дәлиллисебез килә”, дип белдерә халык сәнәгате пулаты башлыгы Нурый Мостафаев.

Бер апа үзе чиккән кулъяулыкларын Мостафаевка да, Нургалиевага да бирде. Башкаларга да өләште.

Мәдәният министрлыгы әлеге эшне башлап йөрмәсә һөнәрчеләр бер түбә астына җыела да алмаган булыр иде. Монда катнашкан өчен акча түлисе түгел.

“Эшләнмәләрнең электән килгән рәвешләрен, халыкның гореф-гадәтләрен саклау безнең максат. Бу күргәзмә вакытында осталар белән аларның эшләре турында сөйләшәчәкбез. Ниндидер юнәлешләр дә бирелер”, ди сынлы сәнгать музее мөдире Рузалия Нургалиева.

Шулаен шулай да, тик халык сәнәгатенә һава торышы да йогынтысыз түгел. “Йомшак алтын” хуҗасы Наил Галиуллиннарга быелгы кышның үтә дә салкын килүе кайбер эшләнмәләренә үзгәрешләр кертергә, яңаларын да уйлап табарга этәргән.

“Ул салкын көннәр бик озак торды бит. Без машина йөртүчеләр һәм салкын биналарда эшләүчеләр өчен йонлы күн башмаклар уйлап чыгардык. Ул рульдәгеләр өчен бик уңай, педальләрне дә тоя”, ди Галиуллин.

Күрәсең, халык сәнәгатендә эшләүчеләргә борынгылык кына түгел, эшләнмәләрнең сатылуы һәм заманга ярашкан булуы да актуаль.

40нчы һөнәр мәктәбе мөдире Әлфия Нуриева да халык сәнәгатенең киләчәгенә өмет белән карый.

“Зәркәнчеләр белән сөйләшкән идек, алар соңгы вакытта чулпыларга сорауның зур булуын әйтә. Яшьләрнең дә чулпы киясе килә башлаган. Чулпы янына калфагы да кирәк булачак”, ди Нуриева.


Ә менә каюлы күн остасы Михаил Карепин сүзләренчә, яшьләр арасында читек кию ипләп кенә модага да кереп китәргә мөмкин. “Кызыксынып кына калмыйлар, сатып алучылар да бар инде”, ди ул. Берәү Мәскәүдән үк килеп аларда каюлы күннән биек үкчәле читек, каеш һәм сумка эшләткән. Татар бизәкләре нигезендә дизайнер белән бергә ясаганнар.
XS
SM
MD
LG