Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Хәмас җитәкчесен үтергәндә Европа паспорты куллануга аңлатма көтә


Европа Берлеге Дубайда Хәмас җитәкчесен үтерүдә Европа паспортлары кулланылуга тирән борчылу белдерде.

Бу турыда хәзерге вакытта берлектә рәислек итүче Испаниянең тышкы эшләр министры Мигуел Анхел Моратинос Брюссельгә берлектәге башка илләрнең тышкы эшләр министрлары белән очрашуга килгәч белдерде.

Бүген Брюссельдә Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман Моратинос һәм Европа Берлеге илләренең башка кайбер тышкы эшләр министрлары белән очраша.

Ул гыйнварда Хәмас җитәкчесе Мәхмүт әл-Мәдһүне үтерүдә Британия, Ирландия, Франция һәм Германия паспортлары кулланылуны аңлатырга тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG