Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чабаксарда милли телләр өчен көрәш башланды


Татар яшьләре ана телен сакларга чакыра
Татар яшьләре ана телен сакларга чакыра

20 февральдә Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә “Русия федерациясендәге җирле халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләренең форумы” дип аталган җыен узды.

Җыелган кешеләргә таратылган форум документларында, әлеге чараны кем оештырганлыгы язылмаган иде. Әмма, җыен ахырында оештыручылар Чуашстан хөкүмәтенә, мәдәният һәм милләтләр эше министрлыгына рәхмәт белдерүләре, әлеге форум артында Чуашстан хөкүмәте торганлыгын аңлатты.

Форум баштарак Идел-Урал халыкларының телләренә багышланачак дип игълан ителгән иде. Әмма, 20 февраль көнне, җыен Идел-Урал белән генә чикләнмәгәнен раслады. Монда. Кавказ, Себер халыклары вәкилләре дә шактый булып чыкты.

Кемнәр тел сагында?

Татарстан ягыннан, милли хәрәкәт вәкилләре, Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк җитәкчеләре, Чаллыдан Рәфис Кашапов катнашты. Казан моның белән генә чикләнмәде. Башкала мэриясенең телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов та бу чарада булды. Моннан тыш, элегрәк Казанның мәгариф идарәсе рәис урынбасары булып торган, хәзер Фәннәр академиясендә эшләүче Марат Лотфуллин форумда төп чыгышларның берсен ясады. Аның чыгышы “Мәгарифтә дәүләт федераль стандартлары шартларында Русия халыкларының тел саклау мәсьәләләре” дип аталды.

Башкортстаннан Бөтендөнья башкорт корылтаеның яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рамил Рәхмәтов һәм филология фәннәре кандидаты Фәйрүзә Гарипова булды.

Мари иле, Мордовия, Удмуртия, Дагыстаннан ногай халкы вәкилләре, хакас, якут, алтай галим һәм иҗтимагый хәрәкәтләре вәкилләре чыгыш ясады.

Төп чыгышларның берсе, Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллинныкы булды.

Моннан тыш, Каталониядән килгән галим Эктор Алос Европа илләрендә милли телләрне саклау мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.

Русиягә ышаныч бетте

Көне буе барган әлеге форумда берничә мөрәҗәгать кабул иттелде. Алар арасында дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать тә бар иде. Әлеге мөрәҗәгатьтә БМО, Европа берлегеннән, Русия җитәкчелегенең, бу илдә яшәгән җирле халыкларның телләрен кысуга юнәлтелгән канун вә карарларыннан баш тарту өчен тәэсир итүләре сорала.

Моннан тыш, Русия җитәкчеләренә юнәлгән тагын бер мөрәҗәгатьтә, Русия халыкларының туган телләрендә белем алуга хокуклары конституциядә каралганлыгы хакында һәм ул хокукларны яңадан торгызылуы таләп ителә.

“Русия конституциясендә гарантияләнгән туган телне саклау, аны үстерү һәм өйрәнү хокукын яңадан кайтарыгыз”, “Туган мәдәниятебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү хокукыбызны кайтарыгыз” дигән юллар бар.

Шулай ук, милли төбәкләрдәге җитәкчеләргә дә аерым бер мөрәҗәгать кабул ителде. Әлеге документта, Татарстанның БДИ һәм милли-төбәк компоненты өчен көрәшен яклауга, җирле парламентлар федераль үзәккә мөрәҗәгатьләр юллавы сорала.

Пулатмы, конгрессмы?

Чабаксарда узган форумда киләсе шундый җыелышны Уфада үткәрү хакында карар кабул ителде. Анда ике мәсьәлә каралачак. Беренчесе, туган телләрнең, милләтләрне хокукларын яклар өчен Русия халыкларының конгрессын оештыру хакында булачак. Моның өчен, форум ахырында һәрбер милләттән берәр вәкил сайланды.

Икенче һәм төп мәсьәлә булып, Русия парламентының тагын бер пулатын оештыру тәкъдиме каралачак. Монысы Советлар берлеге чорында булган Милләтләр пулаты.

Форум ахырында аның нәтиҗәләре турында «Азатлык»ка Татарстан вәкиле Марат Лотфуллин кыскача гына аңлатма бирде.

Марат Лотфуллин: федераль хөкүмәткә ышаныч юк

Марат Лотфуллин
Бу форум идеясен чыгаручы “кеше” 309 федераль канун. Әлбәттә, бөтен халыкларның башына кайгы төште. Безнең телләребезне сакларга Русиядә канунлы нигезләр калмады. Шуңа күрә, барыбыз да җыелып бергә киңәшергә уйладык. Монда инде куркыныч берләштерә. Хәзер инде башкортлар да, татарлар да, башка халыклар да кем зуррак икәнлеген сөйләшмиләр, чөнки бөтенесе өчен уртак куркыныч олы чынбарлык булып башка килеп басты.

Безнең халык шундый, без мәктәпсез балаларыбызны саклый алмыйбыз. Чөнки безнең бөтен балаларыбызны дәүләт мәктәптә укытам диеп акчаларыбызны җыеп алган инде. Бездә акча юк. Ә хәзер туган телдә укытуның канунлы гарантияләре бетеп килә. Шуңа күрә, без 309нчы федераль канунны бетерү юлларын бергәләп табу, аның белән генә чикләнмичә, федераль дәүләткә туган телдә укытуны бурыч итеп кую юнәлешләрен эзләү өчен. Безнең илдәге кыргыйлык бетәргә тиеш. Туган телне белү – белем дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм белемле кешенең критерие булырга тиеш.

Форумның документларына килгәндә, милли республика җитәкчеләренә, Русия башлыкларына һәм бөтендөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Чөнки федераль хөкүмәткә ышаныч юк.

Марат әфәнде, бу форумның дәвамы Уфада үтәчәк дигән карар кабул ителде. Ул алдан ук шулай планлаштырылган идеме, яисә кинәт кенә шундый фикергә килдегезме?

Дәвамы булачагы билгеле иде. Уфада үтүгә килгәндә, аны Уфа вәкилләре тәкъдим итте. Анда булачак форумның тематикасы да билгеле. Русия халыклары конгрессы оештыру белән беррәттән, дәүләт органнарында Русия милләтләре пулаты булдыру!

Пулат оештыру – милләтләр конгрессыннан күпкә зуррак мәсьәлә. Русия федераль дәүләт булганга, милләтләр пулаты булырга тиеш. Уфада сүз шул пулатның нигезләре һәм аны төзү хакында барачак. Бу иҗтимагый пулат кына түгел, ә дәүләт пулаты булырга тиеш.

Марат әфәнде, бүгенге форумга әйләнеп кайтканда, мөрәҗәгатьләр бер хәл, менә монда Татарстаннан Страсбург мәхкәмәсенә БДИ буенча гариза теркәлүе хакында да сүз булды. Русиядәге милли телләргә карата сәясәтне шушы мәхкәмәләр аша дәвам иткәндә генә ниндидер дәрәҗәгә ирешеп буламы, яисә мөрәҗәгатьләрнең дә файдасы тиюе бармы?

Мөрәҗәгатьләрнең дә Страсбургта каралачак мәхкәмә эшенә файдасы булыр дип уйлыйм. Чөнки, әлеге форум, Русия министрының БДИны бары тик урыс телендә генә бирергә кирәк дигән фәрманы бер кешенең генә, хәтта бер татар халкының гына да хокукын бозмаган, ул бөтен халыкларның хокукларын бозганлыгын күрсәтә. Без моның шулай икәнлеген бүген кабул иткән документларыбызда нигезләп күрсәтәбез.
XS
SM
MD
LG