Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт пәйгамбәр турында фильм төшерелә башлый


“Матрица” һәм “Балдак хуҗасы” кебек мәшһүр киноларны чыгарган танылган продюсер Барри Осборн Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлын төшерергә җыена. Акчаларны Катар ширкәте бирә.

Фильмның төгәл исеме әлегә расланмаган, әмма әлеге проект матбугатта “Тынычлык илчесе” дигән исем белән йөртелә. Әсәрдә Мөхәммәтнең туыннан алып үлеменә кадәр вакыйгалар, исламның таралу тарихы чагылдырылырга тиеш.

Барри Осборн “Reuters” агентлыгына биргән әңгәмәдә: “Әлеге халыкара проект мәдәниятләрне якынайту максатын куя, фильм аша без кешеләргә чын ислам турында белем бирмәкче”, дип әйткән булган.

Пәйгамбәрне таныту

Фильмның бюджеты 150-200 миллион доллар тирәсендә булыр дип көтелә. Акчаларны Катардагы Al Noor Holding җитештерү ширкәте бирә. Аның вәкиле әйткәнчә, әсәр пәйгамбәрне дөньядагы миллиард ярым мөселман түгел, күбрәк башка дин кешеләренә танытырга тиеш булачак.

Әсәр инглиз телендә чыгачак. Мәгълүмат чаралары язганча, төп рольләргә инглизчә сөйләүче мөселман артистлар чакырыла, әмма Мөхәммәт пәйгамбәр үзе анда күрсәтелмәячәк.

Четерекле тема

Пәйгамбәрне террорчы дип сурәтләгән карикатур җәнҗалыннан соң фильмның авторлары саклану чараларын да күрмәкче. Әсәрдәге һәр күренешне мөселман галиме шәех Йосыф әл-Кардави төшерү барышында ук карап барачак, дип яза мәгълүмат чаралары.
Киноны төшерү 2011 елда башланыр дип көтелә.

Бу продюсерларның Мөхәммәт пәйгамбәр темасына мөрәҗәгать итүнең беренче очрагы түгел. 1976 режисер Оскар Загби шулай ук пәйгамбәргә багышланган фильм төшергән булган. Әсәрдән соң каты каршылык чаралары килеп чыккан. Быел Загби әлеге әсәрен яңадан чыгарырга җыенуын белдерде. Хәзер Загбиның пәйгамбәргә багышлаган каршлыклы фильмын экраннарга чыгарырга әзерлиләр.
XS
SM
MD
LG