Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коммунал түләүләргә ризасызлык җыены үтте


Казанда коммунал торак хезмәтләренә бәяләр артуга ризасызлык чарасы үтте.

Татарстан башкаласында ел башыннан нык арткан коммунал торак бәяләрен төшерүне таләп итеп бу митингка йөзләп кеше җыелды.

Анда катнашучылар әлеге бәяләрнең гаиләнең тулаем керемнәренең 10 процентыннан артмавын таләп итте, шулай ук “Түләүләр европача булгач пенсияләр дә европача булсын” дигән шигарь күтәрде.

Җыенда катнашучылар бәяләрнең ничек исәпләп чыгарылуын, түләүләрнең күпме өлешенең торак коммунал хуҗалык җитәкчелегенә бонуслар буларак акчалата бүләк бирүгә китүен ачык итеп күрсәтүне таләп итте.

Моннан тыш Русия хөкүмәтен эшеннән алу, Казан шәһәр башлыгын турыдан туры сайлау таләпләре дә яңгырады.

Коммунистлар оештырган бу митингны “Яблоко” фиркасе дә яклап чыкты.

Милиция митинг үткәрүчеләргә комачауламады.
XS
SM
MD
LG