Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачлык игълан иткән Куба диссиденты вафат булган


Орландо Тамайо
Орландо Тамайо

Куба төрмәсендә ачлык игълан иткән сәяси диссидент Орландо Тамайо сишәмбедә Һавана хастаханәсендә вафат булган. Бу “коммунистик утрауда” соңгы дүрт дистә елда булган беренче шундый очрак булып тора.

42 яшьлек Орландо Тамайо 85 көн ачлык тотканнан соң, сишәмбедә Һавана хастаханәсендә вафат булган. Сәяси тоткын бу ачлыгын төрмәдәге начар шартларны яхшыртырга таләп итеп башлаган булган.

Кубаның Кеше хокуклары комиссиясе җитәкчесе Элизардо Санчес сүзләренчә, бу соңгы дүрт дистә елда “коммунистик утрауда” оппозиция вәкиленең ачлык игълан итеп вафат булган беренче очрагы булып тора.

Лаура Поллан - төрмәдә утыручы диссидентларның якыннары тарафыннан оештырылган “Актан киенгән ханымнар” исемле оешма әгъзасы. Орландоның үлеме өчен ул Куба хакимиятләре гаепле дип саный:

“Ул үтерүче дә, карак та, көчләүче дә түгел иде. Ул фәкать Кубага яхшырак киләчәк теләгән, кеше хокуклары өчен көрәшкән эчкерсез егет иде. Ул Куба өчен берәр башка нәрсә теләде. Ләкин хөкүмәт аны аңламады.”

Американың Флорида штатында кубалыларның зур мәхәлләсе бар. Бу штатның сенаторы Бил Нельсон Орландоны “золым хөкүмәтенең корбаны” дип атады.

Гәрчә Орландо Тамайо утрауның иң танылган диссиденты да булмаган. 2003 елда ул 25 ел төрмәгә хөкем ителгән булган. Ихтирамсызлык, урамда тәртипсезлекләр оештыру, коммунистик хөкүмәткә каршылык күрсәткән өчен.

Хокук яклаучы Amnesty International оешмасы Орландоны Кубадагы 58 “вөҗдан тоткыннары” исемлегенә керткән булган.

Кеше хокуклары комиссиясе мәгълүматына караганда, Кубада әле дә 200ләп сәяси тоткын бар. Хакимият Фидель Кастродан аның энесе Рауль Кастрога күчкәннән соң бу сан өчтән-бергә кимегән. Куба рәсмиләре бу диссидентларны Кушма Штатларның куштаннары дип атый.

Майамида чыгучы “El Nuevo Herald” басмасы язуынча, Орландо соңгы 38 елда ачлык игълан итеп вафат булган беренче сәяси тоткын булып тора. 1972 елда студентлар хәрәкәте җитәкчесе, шагыйрь Педро Луи Бойтел да төрмәдә ачлык игълан итеп үлгән булган.
XS
SM
MD
LG