Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев җавап биргән сорауны Илфак Ибраһимов "ахмак" дип бәяләде


Илфак Ибраһимов бүләк тапшыра
Илфак Ибраһимов бүләк тапшыра

Чаллыда җирле язучылар оешмасының 30 еллыгы билгеләнде. Анда Чаллы төбәгендәге район-шәһәрләрдән килгән иҗат кешеләре дә катнашты. Алар бер-берләрен зурлап котладылар, рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Тантанада сүз алган Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим бу җыенда кабат татар теле, мәгарифе мәсьәләсен күтәрделәр, аларның чыгышлары зур алкышларга күмелде.

Өч сәгатъкә сузылган тантананың бар мизгелләрен дә җиткерү мөмкин түгелдер. Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимнең җыен юнәлешен татарның бүгенге проблемнары - тел, мәгариф, эзәрлекләүләргә юнәлтүе беркадәр үзенчәлеккә ия. Үз чыгышлары белән алар укытучыларның, студентларның, барча халыкның игътибарын җәлеп итте. Тамашачылар көчле кул чабулар белән бергә, “Азатлык!” дигән сүзләрне дә мәдәният сарае эченә генә түгел, якын-тирә урамнарга да ишетелерлек итеп кычкырды.

Тантана тәмамлангач, “Азатлык” хәбәрчесе бүгенге татар милләтендәге тел, мәгариф мәсьәләсе буенча башка язучыларга да мөрәҗәгатъ итте. Тукай бүләге иясе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев шуларның берсе. Милләт турында борчылулар - язучының мәсләге, без бу турыда сөйләргә, халыкка җиткерергә тиеш, дигән фикердә тора ул.

“Язучы үз зарын сөйләми, ул халык зарын сөйли, шушы халәттән чыгу буенча акыл биреп яши”, диде “Азатлык”ка Разил Вәлиев.

Хәбәрче Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка да мөрәҗәгатъ итеп, сөйләшүне татар теле, мәгарифе хакындагы рухта дәвам итәргә теләде. Ләкин хәбәрченең шул соравы рәис тарафыннан “ахмак сорау”лар рәтенә кертелде.

“Сорау бик гаҗәп, язучыга, шагыйрьгә бирелә торган сорау түгел. Милләткә, дингә, телгә мөнәсәбәт хакында язучыга сорау бирмиләр. Аның бу эшкә мөнәсәбәте булмаса, ул язучы да булмас иде. Язучы мөнәсәбәтле шәхес, шуңа, соравыңа җавап бирдем дип уйлыйм. Бүтән мондый ахмак сорауны бирмәгез”, диде Ибраһимов, бүгенге татар тормышы хакындагы сорауларга үз фикерен әйтмичә.

Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимовның әлеге акыллы җавабына көлеп караучылар да, хуплап та торучылар да бар иде. Инде, микрофон сүндерелгәч тә, Илфак әфәнде кат-кат килеп, “Азатлык” хәбәрчеләре мондый ахмак сорауны бирергә тиеш түгел, дип басым ясап китте.. Югыйсә, сорау татар милләтененең бүгенге хәле, торышы, язмышы хакында иде...
XS
SM
MD
LG