Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Сафин Казанда турнир оештырырга ниятли


Күренекле теннисчы Марат Сафин Татарстан башкаласы Казанда зур халыкара теннис ярышлары оештыруны урынлы дип саный, хаттә аның мөдире булырга да әзер. Бу хакта ул gotennis.ru сайтында чыккан әңгәмәсендә әйтте.

“Бу бик кызык нәрсә, мин бу эшкә рәхәтләнеп алыныр идем”, - дип белдерә Сафин. Әммә моның шул ягы да бар – мөдир кеше ул турнирны оештыра гына, ләкин акча эзләп йөри алмый. Турнир исә, аны оештыруда акча бирүчеләр булганда гына үткәкрелә ала, - ди күренекле теннисчы һәм үзенең алай йөгереп йөри алмавын әйтә. “ Мин ярышларны оештырып, хәлемнән килгәнчә аларның югары дәрәҗәдә үтүенә ярдәм итә алас” , - ди Сафин.

Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен ул март аенда Казанга килеп, Татарстан җитәкчеләре белән сөйләшергә җыена. “Мин Татарстан премьер министры белән дә, спорт министры белән дә яхшы гына мөнәсәбәттә, алар җитди кешеләр, теннисны яраталар, шуңа да турнирны оештыру белән Казанда проблемалар булмас дип уйлыйм, ди Марат Сафин.

Күптән түгел генә Казанда Европада иң зурлардан саналган теннис үзәге ачтылар. Ул 2013 елгы универсиада корылмаларының берсе булачак.




XS
SM
MD
LG