2009 елда истә калганнар...

1
2009 ел Европа Берлегенә 6 ай җитәкчелек итәчәк Чехия башкаласы Прагaда фейерверк тамаша белән башланган иде. 1 гыйнвар

2
Мәскәүдә узган матбугат очрашуыннан соң Станислав Маркелов һәм "Новоя газета" журналисты Анастасия Бабурова үтерелде. 19 гыйнвар

3
Барак Обама ант итү мәрасименнән сон хатыны Мишел Обама белән. 20 гыйнвар

4
Иранлы студентлар Ислам инкыйлабының 30 еллыгын бәйрәм итә. Тәһран. 10 февраль

5
Иван Мельниковның "атлы машинасы". Алабуга районы. 25 февраль

6
АКШ дәүләт секретаре белән Русия тышкы эшләр министры Русия-АКШ мөнәсәбәтләрен җайлаштыру адымын символик рәвештә төймәгә басып башлады. 6 март

7
Кишиневтагы протест чаралары. Оппозиция парламент сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерде. 7 апрель

8
Оппозиция вәкилләре Грузия парламенты алдында Саакашвилига каршы протест оештырды. 8 апрель

9
Фәләстиннәр Обаманың Каһирә университетында мөселман дөньясына ясаган чыгышын карый. Бәтләһәм. 4 июнь

10
Йөз меңләгән оппозиция тарaфдары Ирандагы президент сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп, урам җыены уздырды. Июнь

11
Президент сайлавы нәтиҗәләрендә җиңелүе ачыкланган президент намзәтe Мир Хөсәен Мусави сайлауда хәрәмләшүләр булуын әйтеп, сайлауны яңадан оештырырга чакырды. 8 июнь

12
Иранда президент сайлавыннан соң башлаган чараларда кимендә 10 кеше һәлак булды, күп кеше яраланды. Тәһран. 18 июль

13
1 июльдән Русиядәге барлык казинолар үз эшен туктатырга тиеш булды. Яңа канун нигезендә бары тик 4 җирдә генә махсус уен үзәкләре каралды.

14
АКШ президенты Барак Обама һәм Русия президенты Дмитрий Медведев очрашты. 6 июль

15
Дөньяга танылган поп җырчысы Майкл Джексон вафат булды. Лос-Анджелес. 25 июль

16
Өремчедә тыныч максат белән башланган протест чаралары Кытай хөкүмәте тарафыннан бастырылды. 7 июль

17
Элекке Советлар Берлеге башлыгы Михаил Горбачев Мәскәүдәге Икътисад мәктәбендә Обама чыгышын тыңлый. 7 июль

18
Көньяк Осетия низагында корбан киткәннәр искә алынды. Цхинвали. 8 август

19
Чувашстан имамнары дога кыла. 17 август

20
Назранда Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында интиxар һөҗүме. 17 август