Accessibility links

Тимошенко оппозициягә күчә


Украинаның Югары Радасы премьер министр Юлия Тимошенко хөкүмәтен вазифаларыннан азат итте. Юлия Тимошенко кабинетын эшеннән бушату резолюциясе өчен барлыгы 226 тавыш кирәк булган, ләкин хөкүмәткә ышанычсызлыкны 243 депутат хуплаган. Шулар арасында җидесе Юлия Тимошенко блогыннан.

Хөкүмәтне тарату тәкъдиме белән президентның “Төбәкләр партиясе” чыкты. Партия лидерларының берсе булган Николай Азаров, тавыш бирүләр алдыннан гына Тимошенконы икътисадның түбән тәгәрәвендә гәепләде.

Шул ук вакытта Тимошенко опппозициягә күчүен игълан итте.

Ул Украинаның барлык демократик көчләрен илнең бәйсезлеген, украин телен, мәдәниятен, тарихын, илнең стратегик корылмаларын саклар өчен берләштерергә ниятли.
XS
SM
MD
LG