Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Карзаи атышларга эләккән


Һилменд вилаятендәге Мардҗа шәһәрендә әфган һәм американ көчләре тарафыннан Талибанга каршы алып барылучы хәрби чарага Әфганстан президенты Хәмит Карзаи килде.

Карзаи вәкиле белдерүенчә, президент һәм аны озатып йөрүчеләр атышларга эләккән, әмма зыян күрүче юк.

Кабулдагы НАТО вәкиле дә Мардҗада ракета һөҗүме булганын раслады.

Хәрби чараның максаты – элек Талибан туплану урыны булган шәһәрне җирле хакимият контроленә күчерү.
XS
SM
MD
LG