Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дымовскийны тикшерү изоляторыннан чыгарырга вәгъдә итәләр


Новороссийскиның элекке милиционеры Алексей Дымовский тикшерү изоляторыннан чыгарылырга тиеш.

Краснодар крае прокуратурасының тикшерү идарәсе вәкиле Инна Бирюкованың "Интерфакс"ка белдерүнә караганда, карар яшәү урыныннан китмәү шартына үзгәртелгән.

Дымовский узган елны Новороссийски эчке эшләр идарәсе җитәкчелеген тәнкыйтьләп чыккан иде. Шуннан соң ул эшеннән куылды һәм алдашуда гаепләп аңа каршы җинаять эше ачылды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG