Accessibility links

Кайнар хәбәр

Этләр котырганмы, әллә бу PRмы?


Быел казаннар өй тирәләрендә этләрнең кечкенә балаларга, зурларга ташлануына зарлана икән. Дәүләттән 20 миллион сум акча алган йортсыз хайваннарны тоту хезмәте белдергәнчә, Казанга котыру эпидемиясе яный.

Яз җитү белән, этләр арасында котыру көчәя. Моны булдырмау өчен, язгы чорга әзерләнү максатыннан, башка елларда йортсыз хайваннарны тоту хезмәте үз эшләрен гыйнвар аеннан ук башлый иде. Дөресрәге, бу эш еллар дәвамында эшләнергә тиеш, шул очракта алар үрчеми, язын кешегә дә ташланмый. Әмма быел әлеге хезмәт гыйнвар аенда эшләмәгән, шунлыктан котыру очраклары күздән ычкындырылган. Оешманың җитәкчесе Рөстәм Нуруллин быел телефоннан шалтыратып зарланучы кешеләр бик күп ди.

“Көн дә 75-80 кеше канәгатьсезлек белдерә. Башка елларда бу сан 15 тән артмый иде. Халык этләрнең агрессив булуына, кешеләргә ташлануына зарлана. Гыйнвар аенда, без эшләмәгәндә, шәһәр башлыгына котырган этләр белән көрәшүне сорап язган хатлар да күп килгән”, ди Нуруллин.

“PR эш кенә”

Йортсыз хайваннар тоту хезмәтенә быел хөкүмәт 20 миллионга якын акча бүлеп бирде. Хайваннарны яклау оешмасы вәкиле Зөһрә Кашапова бу акчалар җилгә оча ди.

“Хайваннарны тоту хезмәте узган ел 11 мең этне стерельләштердек дигән иде. Әмма бу эш мөмкин түгел. Һәр ай 1 мең этне стерельләштереп булмый, моның өчен Европа дәрәҗәсендәге технологияләр кирәк. Әгәр дә мондый эш эшләнгән булса, хәзер урамда этләр күп булмаска һәм алар үрчемәскә тиеш иде. Икенчедән, алар стерельләштергән булса, кешегә дә ташланмый. Чөнки аларның гормоннары үзгәрә, алар хәтта өрми дә. Димәк, бу саннар бары тик эш күрсәтү өчен генә әйтелә. Бу- дәүләт акчасын урлау”, ди хайваннар яклаучы Кашапова.

Этләр кешегә ташланамы?

Бүген шәһәр халкының куркынычсызлыгын хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәтенең 6 бригадасы саклый. Алар көчәйтелгән эшкә күчерелгән. Оешманың җитәкчесе Рөстәм Нуруллин, котыруның иң куркыныч учагы – Идел буе районында, ди. Бу районда җәфа чигүче кешеләр күп булган.

“Котырган этләр кешегә ташлана, тешләү очраклары быел күп. Бик күп кешеләр моннан җәфа күрде инде. Балага узган хатынга, кечкенә балаларга этләр ташланды. Ел башыннан ук мондый очраклар күп булды”, ди ул.

Хайваннар яклаучы Зөһрә Кашапова исә котыру шәһәрдә очрый торган авыру түгел, ул этләр киресенчә шәһәр халкын котырудан саклый ди.

“Этләрне шәһәр “чистартучысы” диләр. Урманнарга якын торган тирәләрдән котырган төлкеләрдән алар безне саклый. Хуҗасыз хайваннарны тоту хезмәте, без үткәргән тикшерү буенча, урамда очраган һәрбер этне тота, йоклата. 100 этнең өчесе генә урамныкы, 93 сенең хуҗасы бар”, ди Кашапова.

Рөстәм Нуруллин да котыру авыруын этләргә төлкеләр йоктыра ди.

“Шушы айларда шәһәрдә өч үлгән төлке гәүдәсе табылды. Анализ аларның икесендә котыру авыруы булуын ачыклады. 2007 елда Казанда котырган бүреләр табылган иде. Ә хәзер котыруның төп таратучысы – төлкеләр”, ди Нуруллин.

Казанда хайваннарны сукбайлыктан коткара торган бер генә хайваннар йорты бар. Анда хәлләр бик начар икән. Йорт хезмәткәрләре дару, ризык, эшче куллар җитми ди. Волонтер балалар ярдәме белән генә яшиләр.

Йортсыз хайваннарны тоту хезмәте җитәкчесе урамда этләрне урап узарга куша, ә хайваннарны яклау үзәге, бу, хайваннар тоту оешмасының тагын бер тапкыр үзләрен күрсәтү эше ди. 20 миллион сумга якын акчаны акларга кирәк бит.
XS
SM
MD
LG