Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике президент - бер милләт


Индус Таһиров
Индус Таһиров

Соңгы вакытта Татарстанда һәм татар дөньясында да өр-яңа вәзгыять килеп туды. Хәзерге премьер-министр Рөстәм Миңнеханов президент вәкаләтләренә керешмәгән һәм әлегә Минтимер Шәймиев та үз вазыйфасыннан да китеп өлгермәгән. Үткән елларга йомгак ясарга кирәк. Чыннан да, нинди еллар кичердек соң? Нинди казанышларыбыз бар? Безне нәрсә көтә? Без алдамы, арттамы? Без җиңелгәнме, җиңгәнме?

Римзил Вәли. Татарстан мөстәкыйльлеге, икътисад, сәясәт, мәдәният, мәгърифәт, мәгълүмат чаралары нинди хәлдә? Татар җәмәгатьчелеге исә татар милләтенә мөнәсәбәт кимемәсме, сәясәттә һәм икътисадта бирешмәсме дип борчыла. Мондый четерекле сорау куйганда, әлбәттә, гади җавап һәм бер төрле генә фикер була алмый.

Капма-каршы фикерләрнең яңгыравы да табигый. Менә шундый чакта белемле, талантлы шәхесләр, тәҗрибә туплаган аксакаллар белән киңәшәсе, сөйләшәсе килә. Тормыштан канәгать булмаган, яки соңгы елларда зур уңышларга ирешмәгән, яки үзенең дәрәҗәсен һәм урынын югалткан, яки зур урыннарга дәгъвалары булган кешеләр була. Мондый четерекле, киеренке, буталчык вакытта хискә түгел, акылга таяну урынлы.

Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының иң беренче рәисе, Казан университетының профессоры, кафедра мөдире һәм танылган тарихчы Индус Таһиров белән 25 мартка кадәр дәвам итәчәк ике президентлык чоры турында сөйләшәбез.

Индус әфәнде, сез хәзер күбрәк фәнни хезмәтләр язып, өйдә утырасыздыр. Ыгы-зыгыда да сирәгрәк катнашасыз. Хакимияттәгеләр, соңгы үзгәрешләрдән соң, мин кайда булырмын, дип борчыла. Кайбер кешеләр үч алу, көндәшләрен хурлау эшенә дә кереште. Мәнфәгатьләр каршылыгы бар. Сез Татарстандагы хакимият алышу турында уйланасызмы?

Индус Таһиров. Һәрбер татар кешесе сыман мин дә ул уйлар белән янам. Чөнки безнең төп максатыбыз - ул милләт, милләтнең дәүләтчелеге, аның бүгенгесе һәм киләчәге. Әлбәттә, Миңтимер Шәймиевнең эшчәнлегенә бәя бирергә вакыт җитте. Илбашка дәгъва белдерүләр дә, үпкәләүләр дә булырга мөмкин.

Сәяси хезмәттәге кешенең эшчәнлеге турында сүз барганда нәрсәләр эшләмәгәненә карап түгел, ниләр эшләгәненнән чыгып бәя бирергә кирәк. Миңтимер Шәймиев Татарстан җитәкчелегенә килгән вакытта, Татарстан бер мескен генә автоном республика һәм татар факторы да шактый түбән дәрәҗәдә иде. Аның белән санлашучы юк иде. Бүген, татар факторы хәрәкәткә килде, дип әйтә алабыз.

Римзил Вәли. Туксанынчы елларда Татарстанның тулы бәйсезлеге турында да сүз алып бардылар. Бәйсез Татарстан төзү мөмкин идеме?

Индус Таһиров. Аңа ирешүнең бер мөмкинлеге бар иде. Ул да булса, ГКЧПга кадәр без сөйләшүләр алып барып, Татарстанның яңа союздаш шартнамәгә мөстәкыйль рәвештә кул куюын дәгъвалаган идек. Ельциннарны ризалаштырдык та. Бу сөйләшүләр 1991 елның 12-15 август көннәрендә барды.

20 августта башка союздаш республикалар белән беррәттән Татарстан да имза куя торган союз килешүе төзелергә тиеш иде. Ә 19ы көнне ГКЧП башланды. Безгә өч көн җитмәде. Әгәр дә шушы вакыт эчендә ГКЧП булмыйча, союздаш шартнамәгә кул куела башлаган булса, Татарстанның башка республикалар шикелле мөстәкыйль дәүләт рәвешендә калу мөмкинлеге бар иде.

Римзил Вәли. 3-4 айдан, шул ук 1991 елның декабрендә СССР таркалды. Кыргызстан, Казакъстан һәм башка республикалар үзләре дә көтмәгәндә мөстәкыйль дәүләт булып киттеләр.

Индус Таһиров. Аларны заманында СССРга көчләп керткән иделәр. Кыргызстан РСФСР эчендәге автоном республика иде. Казакъстан да шулай ук. Алар 1936 елгы конституциядә үзләрен союздаш республика итеп күрү турында уйламадылар да. Сталин керткән дә куйган. Болар исләре китеп, без союздаш республика дип карап тора.

Ә татарларга 1922 елда да, 1936 елда да дәгъвалаган союздаш республика хокукын бирмәделәр. Үзләре теләмәсәләр дә көчләп союздаш республика булганнар, СССР таркалган вакытта, теләмәсәләр дә мөстәкыйль дәүләткә әверелде. Ә Татарстанга бу насыйп булмады.

Римзил Вәли. Дәүләтчелекне ныгыту, татар дәүләтенең нигезе була торган Татарстан төзүдә мөмкин булганнарның барысы да эшләндеме?

Индус Таһиров. Монда без геополитик вәзгыятьне искә төшерергә тиешбез. Әгәр дә без, СССР сакланып, союздаш республика кыяфәтенә керә алган булсак, аннан соң СССР таркалса да, РСФСРдан беркая да китә алмый идек.

Без аның эчендә, һәрвакыт үзара тыгыз икътисади һәм административ мөнәсәбәттә булырга мәҗбүр. Шуның өчен, декларациябездә алдан ук, ни булса да, Русия белән шартнамә нигезендә яшәргә тиеш, дип алга сөрдек. Зур чигенүләр, югалтулар белән без бүген Русиядә бердән-бер шартнамәле, үзгә статуслы республика булып калдык.

Римзил Вәли. Татар халкы тормышындагы үзгәрешләр сезнең күз алдында булды, үзегез хәлиткеч мәсьәләләрне чишүдә катнаштыгыз. Татар халкы тормышында нинди үзгәрешләр булды? Халык тарихында Шәймиев чорына йомгак ясарга, татар халкының XXI гасыр башындагы хәлен күзалларга вакыт җиткәндер...

Индус Таһиров. Туксанынчы елларга кадәр татар халкы гомумән тезләнеп яши торган халык иде. Бүген ул аягүрә басты. Аның горурлыгы, татарлыгы уянды. Кайда гына барма, татар үз эшен эшли. Әлбәттә, Русиядәге тискәре хәлләр татар дөньясына да үтеп керә.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта сәяси һәм хокукый шартлар да үзгәрде. Туган телләрне өйрәнү, милли мәдәниятне үстерү өчен глобализация һәм дәүләт сәясәтенең тискәре тәэсир иткән чаклары да бар. Бу шартларда нәрсә булачак соң? Хәзер замана башка бит. Туган телегезне укыгыз, дип үгетләүче юк. Мәгариф тармагына да басым ясала. Халык татарча газет укырга, радио тыңларга, телевидение карарга, балаларын татар мәктәпләренә бирергә ашыгып тормый.

Индус Таһиров.
Революциягә кадәр дәүләт тарафыннан телегезне өйрәнегез диюче булмаган. Ләкин татар яңарышы барлыкка килде. Татар үзенең мәгариф системасын булдырды, телен саклап кала алды.

Минем алда “Новое течение мусульманской школы. 1910” дигән китап ята. Монда рус кешеләре татар мәгърифәтенең ни рәвештә һәм ничек барлыкка килгәнен һәм ничек аякка басканын бөтен дөреслеге белән яза.

Бүген безгә һичшиксез шушы юлга басарга кирәк. Үзебезне сакламасак, безне беркем дә сакламаячак. Телне саклау дибез. Бүген шәһәрдәге татар гаиләләрендә нәрсә күрәбез? Урамга, якты дөньяга чыккан вакытта алар үз телләреннән мәхрүм булып чыгалар.

Уку стандартларыннан милли компонентны алып ташлауга килгәндә, җавап шул - көрәшергә кирәк. Хәзер шактый гына көрәш алып барыла. Башка республикалар да туплана башлады. Көрәшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк.

Мәгариф министрлыгы утырышында чыгыш ясаган вакытта Шәймиев: “Кемгәдер безнең телебез акрынрак бетә барган кебек күренә. Ләкин без моңа юл куймаячакбыз. Конституция мәхкәмәсенә кадәр җитәчәкбез. Бу эшнең отышлы икәнлегенә һич кенә дә шикләнмибез”, диде.

Римзил Вәли. Страсбургта халык-ара мәхкәмәдә Казанда яшәүче Аида Камалованың Бердәм Дәүләт Имтиханын ана телендә бирү турында гаризасы карала. Бу турыда матбугатта күбрәк сөйләргә кирәктер, чөнки Европа мәхкәмәсе халык моны үзе телиме дип кызыксына. Милли телнең кулланылышына кем җаваплырак: Татарстан президентымы, чиновниклармы, әллә җәмәгатьчелек үземе?

Индус Таһиров. Беренчесе – халык үзе, аның гаиләсе, аның авылы, җәмгыяте. Икенчесе – дәүләт. Күп урында, әйтик, мәгариф министрымы, башка министрмы, татар куелган икән, аны бит татар булган өчен куйганнар. Әгәр дә татар булган өчен куйганнар икән, ул үз халкын кайгыртуны күрсәтергә тиеш.

Әлбәттә, мәктәпләр, мәдәният йортлары ябыла, БДИны рус телендә генә бирү барлыкка килде. Шуларга каршы дәүләт үз көчен куярга тиеш.

Интернет челтәреннән, компьютер технологияләреннән бик нык файдалану кирәк. Аларның мөмкинлекләре зур. Минемчә, хәтта милли мәгарифне дә компьютерда төзеп була.

Римзил Вәли. Индус әфәнде, сез 10 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын җитәкләдегез. Хәзерге вакытта Конгресс тагын да шәбәеп китте. Аңа дәүләт ярдәме дә, җәмәгатьчелекнең матди ресурслары бирелә. Конгресс эшен оештырганда кыен булгандыр. Хәзер сез башта ук күбрәк ярдәм итсәгез булмый идеме, дип рәнҗү, үпкәләү хисләре кичермисезме?

Индус Таһиров.
Мин президент белән, гомумән, еш очраштым дип әйтә алмыйм. Ул үз эшен башкарды, без үз эшебезне эшләдек. Безнең белән артык кызыксыну булмады. Татар эшләре белән күбрәк читтәге җитәкчеләр кызыксынды. Губернаторлар белән очрашып, сөйләшеп, татар чараларын үткәреп, татар җәмәгатьчелегенә юл ачып бирдек. Ул вакытта, әлбәттә, ярдәм күбрәк кирәк иде. Безгә игътибар җитеп бетмәде.

Конгрессның бүгенге эшчәнлеге турында әйтә алмыйм, чөнки анда йөрмим. Киткән җиргә кысылып йөрүне яратмыйм. Аларга тапшырылган икән, эшләсеннәр.

Римзил Вәли. Миңтимер Шәймиев ялга чыкканда да Болгар һәм Зөяне тергезергә алынырга булган. Бу турыда ни уйлыйсыз? Барып чыгармы бу?

Индус Таһиров. Миңтимер Шәрип улы – татар. Аңа татарлык сеңгән. Ул татарның киләчәге өчен һәрвакыт үз юнәлешендә эш алып барды. Хаталар, кимчелекләр дә булгандыр. Минтимер Шәймиев постын калдырып тарихи эшкә китә. Тарихи һәйкәлләрне аякка бастыру ул татарга хезмәт итү дигән сүз. Шуңа күрә мин аңа бу эштә бары тик уңышлар гына телим.

Римзил Вәли. Берәү “Карт бүре китә” дип җырлый. Шәймиев татарны, Татарстанны ташлап китәрме соң?

Индус Таһиров. Миңтимер Шәймиевнең ватаны, иле, халкы шунда. Ул аның белән кала.

Римзил Вәли. Прагматик, заманча карашлы, министрларны Сингапурга укырга җибәргән Рөстәм Миңнеханов кала. Татарлар бу кешегә ышана аламы?

Индус Таһиров. Әлбәттә, ышана ала. Ул халык-ара мәйданга чыкты инде инде. Татарстанны чит илләр, республикага кызыклы дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырып яши торган кеше ул.

Римзил Вәли. Сәясәтче булмаган кешеләр дә бар икән.

Индус Таһиров. Ә бу сәясәт түгелмени? Республиканы халык-ара мәйданда ныгыту – бу сәясәт, әлбәттә. Ул практик. Мин шикләнмим, үз тирәсенә халкыбыз арасыннан талантлы идеологларны да алыр.

Римзил Вәли. Андый кешеләрне тәрбияләү, үстерү җиңел түгел. Безнең халык җыр-биюне, сәүдәне булдыра. Акча табарга, бүләргә дә өйрәнә ул. Идарәчеләрнең, аппарат хезмәткәрләренең милли үзаңы, сәяси әзерлеге дә кирәк.

Индус Таһиров. Алар һәр җирдә дә санаулы, ләкин алар бар. Миңнехановның Шәймиев башлаган эшләрне дәвам итүенә шик юк. Ләкин ул дәвамчы гына түгел. Хәзер икътисад акыл потенциалына нигезләнеп эш итә башлады. Шушы әйберләр булган вакытта Татарстан ныгыр дип уйлыйм. Аның авылларына да игътибар арта башлый.

Безнең авылларга махсус игътибар булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов – авыл кешесе, авылда үскән. Милләтне авылда саклау – ул беренче урында. Аның җыр-моңы да, гореф-гадәтләре дә шунда. Кечкенә авыллар да, зурлары да, зур шәһәрләр дә Татарстанның, татар халкының көзгесе. Яңа президент бу көзгегә игътибар белән карар, аны саклар дип өметләнәм.
XS
SM
MD
LG