Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстанда су күтәрелү фажигасе


Казахстанның Алма-Ата өлкәсендә су күтәрелү нәтижәсендә утызлап кеше һәлак булган.

Корбаннарның барысы да Кызыл-Агаш авылы кешеләре. Анда су саклагычның дамбасын су алып киткән. Авылда йөзләрчә өй су астында калган, жимерелгән.

Бу төбәктә тимер юл хәрәкәте һәм зур машина юллары ябылган. Кызыл -Агаш авылыннан меңгә якын кеше хәвефсез урынга күчерелгән.

Казахстанның премьер-министры Кәрим Масимов, каза булган районнарны караганнан соң, плотина хужалары кирәкле эшләрне алып бармаганнар. язгы ташуга яхшылап әзерләнмәгәннәр, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG