Accessibility links

Остазларның остазы онытылмас


Дүшәмбе “Казан” милли мәдәни үзәгендә Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, галим Мансур Хәсәновны соңгы юлга озату чарасы узды. Ул шимбә көнне Казанда 80 яшендә вафат булды.

Хәсәнов белән саубуллашырга, туганнарының кайгыларын уртаклашырга республиканың югары җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре килгән иде.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үз чыгышында, Мансур Хәсәновның олы шәхес булуын әйтте.

“Бүген без сезнең белән татар халкының, аның зыялыларының иң күренекле вәкилен соңгы юлга озатабыз. Мансур Хәсәнов озак еллар уңышлы, нәтиҗәле эшләп, республикабызда белем, мәдәният, фәннең бөтен мәнфәгатьләрен яклый алучы, үз фикере булган бөек шәхес иде. Гомерен шушы изге эшләргә багышлап, бу эшләрне яхшы башкара алуны бик сирәк кешеләр генә булдыра ала. Ул тарихны ясаучы шәхесләр рәтенә керә. Без аңа тирән ихтирамыбызны, рәхмәтебезне, истәлегебезне гомер-гомергә саклап, буыннан-буынга тапшырырбыз”, диде президент.

Шәймиев сүзләренчә, Татарстанның югары җитәкчелеге һәрвакыт Хәсәновны тиешле дәрәҗәдә танып килгән. “Бу кеше үз сүзле, һәрвакытта үз максатына ирешүчән иде”, ди Шәймиев.

Үз эшчәнлеген Мансур Хәсәнов 50-нче елларда ук галим буларак башласа да, татар җәмәгатьчелегенә ул күбрәк оештыручы, югары хакимият кешесе, әле Совет елларында ук татарның мәдәнияте өчен җаваплы баш түрә буларак билгеле. 1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң ул фән эшендә 6 ел гына була. Инде 1961 елда ук компартия өлкә комитетында эшли башлый - мәдәният һәм уку йортлары бүлекләрен җитәкли, гомумән идеология юнәлешен алып бара.

Соңрак аның бу өлкәдәге сәләтләре Татарстан хөкүмәтенә билгеләнгәч тә кулланыла - Мансур Хәсәнов 1971 елдан алып 1992-гә кадәр хөкүмәт җитәкчесенең иҗтимагый-мәдәни өлкәгә караган урынбасары булып эшли. Татар мәдәнияте, мәгарифе, фәне 21 ел Хәсәнов карамагында булды дияргә мөмкин, бу өлкәләрдәге бар мөһим карарлар аның аша үтә иде.

Үзгәртеп кору башланып, рәсми Казан күбрәк мөстәкыйльлек дауларга керешкәч, ул милли үсешкә дәүләт, хөкүмәт оешмаларын җәлеп итеп, Татарстанның үз Фәннәр Академиясен төзү һәм Татар Энциклопедиясен язу эшен җитәкли.

“Төрле тармактагы галимнәрне бергә туплап, республикада фәннәр академиясен төзү бик зур һәм катлаулы эш. Мансур Хәсәнов үз алдына куйган максатка иреште – академия төзеде. Бүген ул халыкара танылу алган академия. Хәсәновның татар тарихында, әдәбиятында калдырган мирасы исә, классикага әйләнеп бара. Ул чыгарган татар энциклопедиясе дә татар халкының бөек мирасы”, диде Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров.

Татарстанның театр әһелләре берлеге җитәкчесе Ринат Таҗетдинов исә, Мансур Хәсәновның татар мәдәниятенә керткән өлеше турында әйтте.

“Аның белән теләсә-кайсы темага сөйләшеп була иде. Безнең кечкенә генә йомышыбызны да зур итеп үти белә торган гаҗәеп акыллы, интеллигент кеше иде. Галиәсгар Камал театры төзелгә вакытта да күп кенә проблемалар бар иде, аларны чишү өчен Мансур Хәсәновка йөгереп бара идек. Ул исә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә иде”, ди Ринат Таҗетдинов.

Мансур Хәсәнов 15 мартта Казанның Арча зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG