Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Марат Мөлековны искә алды


Түгәрәк өстәл күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлековның тууына 80 яшь тулуга багышланды.

Анда татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары катнашты. Чаллыдан, Алабугадан да килгәннәр иде.

Түгәрәк өстәл артында Марат Мөлековның милли хәрәкәттәге иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Аны ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт алып барды. Чара Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Харис хәзрәт Сәүбәннең Коръәннән сүрәләр укуы белән башланып китте.

Тарих фәннәре докторы Фәрит Солтанов мәрхүмнең тәрҗемәи хәлен искә төшереп үтте: "Марат Габдерәсүл улы Мөлеков 1930 елда Төмән өлкәсенең Ялутор районы Исет авылында туган. Ул 1947 елда Тубыл педагогика университетын тәмамлап, Казанга килә. Казанда тарихчы белгечлеге ала, аны Пиртәч районының Шәле мәктәбенә җибәрәләр. Бер елдан шушы мәктәпнең директоры була. 1957нче елга кадәр шунда эшли. Аннан соң район газетының баш мөхәррре итеп тәгаенләнә.

Озакламый Казанга килеп Мәгариф министрлыгында кадрлар бүлеген җитәкли. 1962 елдан Казан педагогика институтында эшли, 1972 елда Казан дәүләт университетына партия тарихы кафедрасы доценты булып күчә. 1988 елдан милли хәрәкәттә була. 1997 елда йөрәге тибүдән туктый", диде ул.

Түгәрәк өстәлдә Марат Мөлеков белән бергә эшләгән милли хәрәкәт вәкилләре чыгыш ясады. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы гадәттәгечә ялкынлы булды. Күптән түгел аңа Чаллы мәхкәмәсе хөкем карары чыгарса да, ул бу карарны Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Шул сәбәпле хөкем карары әле көченә кермәгән. Ул Марат Мөлеков турындагы истәлекләре белән уртаклашты: “Мин Марат абый белән 1988 елдан алып аның вафатына – 1997 елга кадәр янәшә бардым. Марат абыйда кешелеклелек һәм зыялылык сыйфатларын аерып әйтәм. Ул утка керми иде, әмма шушы сыйфатлары белән милли хәрәкәтне саклап та кала белде.

Милли хәрәкәттә без милләтчеләр җитәкчелеккә мөнәсәбәттә бүлендек. Ә бәйсезлек, тел мәсьәләсендә без бертөрле уйлый идек. Марат абый “Бу беренче президент, эшләсен, әкрен генә барып карасын”, дип килештерү ягында булды”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Марат Мөлеков Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул иткән депутатларның берсе. Элекке Дәүләт думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин Марат Мөлеков турында бары тик якты истәлекләр генә саклавын әйтте. Алар икесе дә Татарстан югары шурасының 12нче чакырылыш депутатлары булган.

“Андый парламент бездә аңа кадәр дә булмады, аннан соң да. Киләчәктә булырмы, юкмы - монысы да бик шикле. Тарихта бердәнбер чынлап торып халык тарафыннан сайланган парламент иде ул”, диде ул.


Сафиуллин чыгышында туксанынчы еллар башында Татарстанны союздаш республика итү турында халыктан бер миллион имза җыелу турында да искә алды.

Бу имзаларны җыюда Татар иҗтимагый үзәгенең өлеше зур булган. Шушы имзалар берничә том китапларга тупланган: “Аларны Марат Мөлеков югары шура идарәсе өстәленә беренче булып китереп салды. Бу тарихи момент беркайда да сакланмаган, хәзер инде ул имзаларның да кайда икәнен белмим”.

Фәндәс Сафиуллин чыгышын Русиянең бүгенге милли сәясәте белән бәйләп тәмамлады: “Бүгенге вәзгыятьтә Марат исән булса, бик әрнер иде аның җаны. Бүген безгә аяныч хәлләрне күрергә туры килә. Моңа кадәр бер явыз илдә, бернинди реакцион дәүләттә кабул ителмәгән көчләр милләтләргә каршы бүген Русиядә кулланыла.

Бүген без 309нчы канунны бетерә алсак, бәлки, нәтиҗәсе зуррак та булыр. Бу канунны бетерү – Русияне фашизмнан коткару булачак.Чөнки бу канун “шуыша торган фашизм”. Моны бөтен халыкларга аңлатырга кирәк. Әгәр татар үзен үзе коткара алса, Русияне дә коткарачак”.

Түгәрәк өстәлдә Рәфис Кашапов, Илдус Садыйков, Марат Лотфуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Юныс Камалетдинов, Хәмид Вәлиди, Ринат Нургали сөйләделәр. Чыгышларда Мөлеков истәлеген саклау турында сүз булды.

Тәүдә аның исеме туган ягы Себердә онытылып баруы билгеләнде. Анда Диләрә Тумашева, Якуб Зәнкиевне хәтерлиләр, Булат Сөләйманов укулары үтә. Марат Мөлековның да укуларын оештыру кирәклеген әйттеләр.

Быел Татар иҗтимагый үзәге Марат Мөлековны Тукай бүләгенә тәкъдим иткән. Әмма бу бүләк әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә икән.

Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә урамнарга Марат Мөлеков исеме бирү турында да сүз булды. Әмма Казанда бу эш башкала хакимиятенең топонимика комиссиясенә терәлеп кала икән. Урамга исем бирелү, тактаташ элү өчен Русиянең, Татарстанның атказанган, халык исемнәре яки дәүләт бүләкләре алган булуы кирәк.

Бу турыда Мирфатыйх Зәкиев әйтте. Ул Марат Мөлеков турында китап чыгару кирәклеген дә сөйләде. “Китап чыкканнан соң гыйльми конференция оештырырга кирәк. Бу эшләрдә мин ярдәм итәргә әзер”, диде ул.

XS
SM
MD
LG