Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык иске машиналардан котылырга теләми


Машинаны сүтү
Машинаны сүтү

10 мартта Русиядә иске автомобильләрне үтилгә тапшыру, шуңа 50 мең сумга сертификат бирү програмы эшли башлады. Чаллыда да иске, 1999 елда һәм аннан алда чыккан машиналарны кабул итеп, үтилгә озату ширкәте эшли башлады. Ләкин әлегә монда иске техниканы тапшыру өчен бернинди чиратлар барлыкка килмәде. Халык иске машиналарын тапшырып, яңа машина алу хәстәренә керешмәде.

Биш көн эчендә Чаллының “Соллерс” ширкәтенә 11 кеше мөрәҗәгать итеп, иске машиналарын тапшырган. Бу техниканың күпчелеге “Волга” һәм “алтынчы” модельле “Жигулилар”. Тапшырылган “Волга”лар арасында 1970 елгысы да бар һәм ул үз йөреше белән китерелгән. 1999 елга кадәрге машиналарны үтилгә тапшыручылар белән “Азатлык” хәбәрчесе әңгәмә корырга теләгән иде. Ләкин аларны таба, күрә алмады.

Әлегә бернинди чират та, машина тапшырып сертификат алырга теләүчеләр юк, диярлек. Чаллыда бу эшне оештыручылар, алга таба иске машиналарны тапшырырга теләүчеләр артыр, дигән фикердә “Соллерс” ширкәтенең мәгълүмат департаменты башлыгы Лилия Оболонская.

Иске машиналарны үтилләштерү участогы башлыгы Васыйл Төхватуллин да бу фикерне куәтли. “Без 10 марттан 11 машина кабул иттек. Аларны бөтенләй сүтеп, пласстмасны, тимер детальләрне аралап, килешү төзегән оешмаларга озаттык. Әлегә “Волга” һәм “Алтынчы жигулилар” килә. Менә бүген 4 машина килде. Тәүлек буе аларны кабул итәбез. Төрле төбәкләрдән инде гаризалар бар”, диде Васыйл Төхватуллин.

Васыйл Төхватуллин
Иске машиналарны үтилгә тапшыруда хәрәкәтнең аз булуын програмның җәелеп китмәве белән дә аңлаталар. Ни өчен иске машина хуҗалары машиналарын 50 мең сумга тапшырып, яңаны алырга теләми. Хәбәрче берничә кешегә мөрәҗәгать итте.

“Мин машинаны үтилгә тапшырырга риза, аның урынына бушка яңа машина бирсәләр. Ә болай тапшыруның мәгънәсен күрмим. Минем “Жигули» 1997 елгы. Бу – кеше талау, халыкны чираттагы алдау, дип уйлыйм. Үз машинама соңгы елда төзүтүгә 25 мең сум акча “салдым”. Машинаны тапшырып, яңаны алу өчен кимендә тагын 100 мең сум кирәк. Мондый акча булса, сәламәтлекне кайгыртыр идем”, диде Нух Нургалиев.

“Бер караганда, бу яхшы програм. Русия автомобиль сәнагәтен үстерергә кирәк. Ләкин дөрес юлдан бармыйлар”, диде Әгфәр Гыйльмуллин.

Иске машиналарны үтилгә тапшыру өчен 3 мең сум түләргә кирәк. Бер “Жигули” автомобиле хуҗасы болай диде: “Гаилә казнасында 3 мең сум акча юк. Тапшырам дисәң дә, тапшырып булмый. Тапшырсаң, 100 мең сум түләп, яңа машина алу турында уйлау да куркыныч”.

Әйе, дөнья булгач андыйлар да бар. Иске машиналарны үтилгә тапшыру програмы 1 ноябрьгә кадәр каралган.
XS
SM
MD
LG