Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиционерны үтерүдә шикләнелгән кешегә гәепләү белдерелгән


Мәскәүнең Кунцево районында милиционерны үтерүдә шикләнелгән Якуб Картакаевка гәепләү белдерелгән.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты хәбәренә караганда, Картакаев узган төнне кулга алынган.

Аның белән бергә жинаятьтә катнашучыларны эзләү дәвам итә.

13 мартка каршы төндә Кунцевода милиция патруле утка тотыла. Бер милиционер һәлак булган. Икенчесе каты яраланган.

Хокук яклаучылар мәгълүматенә караганда, милиционерлар аларның машинасын туктатып документларын тикшерә башлагач, утны Дагыстанлы өч кеше ачкан.
XS
SM
MD
LG