Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңарыш" озак яшәүчеләрне барлый


Мәкрабә һәм Рифкать Ибраһимовлар
Мәкрабә һәм Рифкать Ибраһимовлар

Омски өлкәсенең Колосовка район үзәгендә эшләп килүче "Яңарыш" татар мәдәният үзәге районның Күгәтау авылына, 55 ел бергә гомер итүче Мәкрабә һәм Рифкать Ибраһимовларны тәбрикләргә барды.

Рифкать һәм Мәкрабә моннан 55 ел элек очраклы рәвештә танышалар. Мәкрабәнең туган авылына, Кече Уышка, Рифкать туганнарына кунакка килә. Яшь чибәр кызны беренче күрүгә үк гашыйк була егет, кыз да егетне ошата. Алдагы тормыш юлларының бергә булачагын аңлау өчен Рифкать белән Мәкрәбәгә бары тик бер кич җитә. Егет кызны туган авылы Күгәтауга алып кайта, алар авыл идарәсенә барып язылышалар.

Шулай, моннан 55 ел элек яшь гаилә барлыкка килә. Ярты гасырдан артык вакытта аларның башыннан төрлесе үтә, кайгыларын да, шатлыкларын да бергә кичерәләр, бер-берсен яратышып, тату, үрнәк булырдай гаилә булып яшиләр, җиде бала – ике кыз, биш малай тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә сигез оныклары, дүрт оныкчыклары бар.

Хәзер аларның кызлары һәм ике уллары авылда, үзләре янында, бер уллары Омскида, берсе район үзәгендә яши. Берничә ел элек өлкәннәрен – Мөнирне югалталар, ул фаҗигале рәвештә вафат була. Мондый олы кайгыны да бергә кичерәләр алар.

"Яңарыш"лар котлый
Ибраһимовлар икесе дә колхозда эшлиләр. Рифкать абый комбайнчы да, машина йөртүче дә, Мәкрабә апа җәен кыр эшләрендә, кышларын күбрәк балалар тәрбияләү белән мәшгуль була.

Һәрвакыт алдынгылар сафында булган Рифкать абый тырыш хезмәте өчен “Мактау билгесе” һәм “Кызыл байрак” хезмәт орденнарына, берничә “Эш алдынгысы” медальләренә лаек була. Мәкрабә апа “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Юбилей көнендә җыелган кунакларга бу бүләкләрне уллары Хөсәен аеруча бер горурлык белән күрсәтте.

Рифкать абый белән Мәкрабә апаның балалары дөрестән дә әти-әниләре белән горурланалар. Безне әти-әниебез эшләп ашарга, үзара дус булырга, алдашмаска, урлашмаска – бары тик яхшылыкка гына өйрәттеләр, без аларга рәхмәтлебез диләр Ибраһимовларның балалары.

Инде Ибраһимовларның юбилей кичәсенә килгәндә, бу көнне барлык балалары, оныклары, туганнары җыелган иде. Колосовка районының «Яңарыш» татар үзәге, «Мәхәббәт» җыр ансамбленең җырчылары аларга татар җырларыннан торган концерт бүләк иттеләр. Рәсми даирәләрдән районның ветераннар шурасы рәисе Павел Гаврилович, Колосовка авыл шурасы рәисе Галина Карпец котладылар.

Ә район ЗАГСы вәкиле Ольга Лактюшина ватандашлык торышын теркәү кенәгәсен алып килгән иде. 55 елдан соң Ибраһимовлар анда яңадан имзаларын калдырдылар, бу юлы инде юбилей кенәгәсендә.
XS
SM
MD
LG