Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курган өлкәсендә ике милиционерга хөкем карары чыгарылган


Курган өлкәсе мәхкәмәсе элекке ике милиционерны, тоткарланучыларны кыйнаган өчен, дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Тикшерүләр нәтижәсендә, Курган шәһәре эчке эшләр бүлегенең ведомостводан тыш сак хезмәте милиционерлары, Александр Бураков һәм Роман Калугин милиция бүлегендә тоткарланган, исерек хәлдәге берәүне кыйнаганнар.

Мәхкәмә вакытында милиционерлар бу яла, дип белдергәннәр.

Мәхкәмә аларның жинаять кылуларын раслаган һәрберсен дүртәр елга ирегеннән һәм алга таба хокук саклаучы оешмаларда эшләүдән мәхрүм иткән.
XS
SM
MD
LG