Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Сочидагы Олимпиадага әзерлекне тәнкыйтьли


БМО-ның әйләнә-тирә мохитне саклау программы (ЮНЕП) 2014 елны Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарына әзерлек барышында Мәскәүне экология проблемнарын искә алмауда гаепли. Шулай ук Олимпия корылмалары төзелешендә эшләүчеләр хезмәт хакының даими түләнмәвеннән зарлана.

Соңгы вакытта Сочидагы Олимпия уеннарына әзерлек барышы экологлар һәм төзелеш корылмаларында эшләүчеләр тарафыннан тәнкыйтькә тотыла.

Мәскәүнең Сочида экология проблемнарына игътибар итмәү турындагы БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау программы хисабы сишәмбе көнне рәсми рәвештә басылып чыгарга тиеш. Хисап БМО белгечләренең гыйнвардагы тикшерүләренә нигезләнеп эшләнгән.

БМО белдерүенчә, Олимпия уеннары өчен зур машина һәм тимер юл төзү якында гына урнашкан Мзымта елгасы киләчәгенә зур куркыныч тудырачак. Елга буеннан инде меңләгән бүк агачы киселгән.

Хисапта шулай ук Русия хакимиятенең табигатькә китерелгән зыянны хәл итү өчен гамәлләр кылу карарын кабул итүне озакка сузуы да әйтелә. Аерым алганда, анда Сочи дәүләт паркын киңәйтү вәгъдәсе һәм күчмә кошлар кышлый алсын өчен сакта булачак урман тирәлеген оештыру искә алына.

Әлеге хисап, Дөньяның кыргый табигать фонды һәм “Гринпис” оешмасының хакимиятне аларның тәкъдимнәренә игътибар итмәүдә гаепләп, проект нигезендәге киңәшләшүләрне туктаттуыннан соң барлыкка килде. БМО исә ике яклы сөйләшүләрне торгызырга һәм уңышлырак хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Русия хөкүмәте барлык тәнкыйтьләрне кире кага һәм бу уеннарны эзәргә теләгән кайбер иҗтимагый оешмаларның гамәлләре дип күрсәтергә тырыша.

Премьер-министр урынбасары Дмитрий Козак “Ведомости”га белдерүенчә, БМО хисабында әйтелгәннәр һәм башка экология проблемнары 16 март көнне узачак Олимпия уеннарына әзерлек җәмәгатьчелек шурасында каралырга тиеш. Анда табигать байлыклары һәм экология министры Юрий Трутнев һәм төрле төзелеш ширкәте вәкилләре катнашуы көтелә.

Эшчеләргә хезмәт хакы түләнми

Сочидагы Олимпия уеннары корылмаларының үзенчәлеге шунда, алар барысы да өр яңадан төзелә. Русия әлеге проектка 7 миллиард доллар тотмакчы, чагыштырма өчен ел башында Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган кышкы Олипиадага 580 миллион доллар киткән. Моннан тыш Сочи һәм Мәскәү арасындагы тимер юлны төзекләндерү проектына Мәскәү тагын 30 миллиард доллар бүлмәкче.

Шуңа да карамастан, проектны тормышка ашыру алай җиңел генә бармый. 100-ләп кеше берничә ай хезмәт хакы түләнмәүгә зарланып каршылык чарасы уздырды. Моннан тыш, www.youtube.com урнаштырылган видеотасмадан әлеге эшче мигрантларның бик начар шартларда яшәвен күрергә була.



Төзелеш “Москонверспром” ширкәте тарафыннан алып барыла.

Эшче Игорь Печорин белдерүенчә, ул 6 айлык хезмәте өчен 150 мең сум алырга тиеш булган.

“Эштән китәм, тулысынча хезмәт хакымны бирегез дип гариза яздым. Сүз дә юк миңа аз-азлап түләделәр: 7-10 мең шунда. Карар нигезендә, ай саен 25 мең түләргә тиеш иделәр. Әмма ниндидер аерым бер күләмне генә түләделәр. Мин үзем Алтайдан һәм хакимияткә Олимпия уеннарын матур итеп оештырырга, шулай ук гаиләм өчен акча эшләргә исәп тоткан идем”, ди ул.

Печорин эштән китеп башка Олимпия корылмасы төзелешенә урнашырга исәп тота.

“Москонверспром” ширкәте кайбер бурычлар проблема барлыгын әйтә. Ул монда төзелеш ширкәтләре гаепле булуын һәм бу эшне прокуратураның тикшерүен белдерә.

“Москонверспром”ның җитәкчесе Валерий Морозов төзелеш ширкәте белән идарә итүдә авырлыклар булуын таный.

“Олимпия төзелешләрендә сыйфатсыз эшләргә һәм бары акча гына алырга ияләшкән төзүче ширкәтләр барлыкка килә. Аннары бу акчаларның күбесе я идарәчеләр, я ширкәт җитәкчеләре кесәләренә керә”, ди ул.

Хөкүмәт рәисенең элекке киңәшчесе, глобальләшү проблемнары институты җитәкчесе, икътисадчы Михаил Делягин әйтүенчә, эшчеләргә хезмәт хакы түләмәү Русиядә мөһим мәсьәлә булып тора.

“Өре ширкәт җитәкчелеге халыкның хокуксызлыгын яхшы аңлый. Һәм бер-ике тапкыр гына эшләгән кешеләргә акча түләүне кирәк санамый”, ди ул.

Сочида Олимпия уеннары башланырга тагын 1 мең 424 көн калып бара.
XS
SM
MD
LG