Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет һәм милләт


I
I

“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз татар интернеты турында бара. Интернет безнең тормышка ничек керә, нигә кирәк ул, файдасы, я булмаса зыяны бармы? Татар халкын берләштерүгә, милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә интернет нинди өлеш кертә? Уртак мәгълүмат мохитын булдырганда газет-журналлар, радио, телевидение белән беррәттән интернетның нинди тәэсире бар?

Римзил Вәли. Бу сөйләшүдә “Интертат” электрон газетының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Гыйльфанова; журналист Амил Нур; табиб һәм интернет кулланучы, Үзбәкстаннан кайткан милләттәшебез Рим Мәһдиев катнаша.

Дуслар, без бер-беребезне интернет аша да, тормышта да яхшы беләбез. Татар интернеты җиңүле рәвештә алга барамы, әллә тәгәрәп чокырга төшкәнме?

Берьяктан, Башкортстандагы Бишбүләк районының ерак Дүсән авылында хәзер дистәләгән гаиләдә интернет бар. Димәк, әллә кайлардагы татар авылларында кешеләр бөтендөнья челтәренә чыккан. Теләсәләр – “Азатлык” радиосын тыңлыйлар, хәбәрләрне белән дә таныша алалар.

Икенче яктан, татар интернетын кулланучылар аз, керүчеләр саны артмый, дибез. Татар интернетка ни өчен керә? Татар телен өйрәнер өченме, әллә кәрт уйнар өченме?

Гөлназ Гыйльфанова.
Татар интернеты рус телле, яисә инглиз телле интернетка караганда соңрак туды, соңрак үсеш ала башлады. Әле аның потенциалы, мөмкинлекләре зур. Ләкин, шул ук вакытта татар интернетын кулланучыларның саны көннән-көн кими бара.

Татар интернетының зур конкуренты бар - рус һәм инглиз телле интернет. Алар татар интернетына караганда күбрәк мөмкинлек, күбрәк мәгълүмат бирә.

Татарча интернет кулланыр, үстерер өчен татар телен белү генә түгел, ә шулай ук татар миллипәрвәрлыгы кирәктер. Мәсәлән, яңалыкларны “Азатлык” радиосы сайтыннан, “Интертаттан” укып белеп була.

Шул ук хәбәрләрне башка сәхифәләрдән, мәсәлән “Интерфакс”тан алып була. Аларда, бәлки, яңалык тизрәк тараладыр, мәгълүмат та күбрәктер. Кем ниндине сайлый бит. Татар телен белгән кеше дә урыс телле сайтларга керергә мөмкин. Юк, үз телемдә укыйм диючеләр татар сайтларына да керергә мөмкин.

Римзил Вәли.
Без интернетның бүгенге тормышка керүе турында сөйлибез. Әйдәгез әле, татар интернеты нәрсә дигәндә, аның төп ресурсларының иң зур өлешләрен әйтик. Теләгән кешегә “Татар-информның” татарчасы бармы?

Гөлназ Гыйльфанова
Гөлназ Гыйльфанова. Рус телле версиясе белән чагыштырганда шактый зәгыйфь, ләкин бар.

Римзил Вәли. “Интертат” электрон газетасын бик еш карамасам да, анда татарча, урысча, инглизчә текстларның бик җитди булуын күзәтәм. Минемчә, сез хөкүмәт дәрәҗәсендә дәүләт интернет-ресурсның иң җитдие, иң җиллесе кебек күренәсез. Дәүләт газетларының да электрон сәхифәләре бар.

Гөлназ Гыйльфанова. Алар һәр көнне мәгълүмат алыр өчен түгел.

Римзил Вәли. Кайсы шәбрәк, җитдиерәк, сыйфатлырак эшли? Дүрт-биш дәүләт интернет ресурсмы, әллә иҗтимагый, иҗади, аерым кешеләрнең ресурсларымы?

Гөлназ Гыйльфанова. Сез әйткән ресурслар арасында туры көндәшлек мөмкин түгел. Рус интернетында, яки инглиз телле интернеттагы кебек бер тармакта эшләүче йөзләгән сәхифә юк. “Татар-информ” - мәгълүмати, хәбәрләр сайты. Без башкачарак, бездә бөтен хәбәрләрне дә биреп бару юк. Без мәгълүмат агентлыгы түгел. Татар милләте өчен, республика өчен мөһим вакыйгалар турында сөйләргә тырышабыз.

Римзил Вәли. Безнең арабызда утыручы Амил Нур бәхәсле әйбер булмаса, бөтенләй катнашмый. Бүген интернет дөньясында бәхәсле әйберләр бармы?

Амил Нур.
Ун ел элек интернетта утыра торган татар кешесе бераз зыялырак, баерак иде. Чөнки я интернетка керү мөмкинлеге юк, яисә аның өчен компьютерны белергә кирәк иде. Бүген интернет халыкчан, киң күләм әйбергә әверелде. Интернетка карап халкыбызның чын вәзгыятен белергә мөмкин. Мәсәлән, интернетта 90% татар урысча аралаша. Ләкин бу турыда татар матбугаты, татар телевидениесы, гомумән Казанда катгый итеп сөйләгән кеше юк бит. Урыслашып бетә яздык.

Римзил Вәли.
Интернетка керүче татарлар русча яза икән, алар татар булып каламы? Андыйлар күпме?

Амил Нур. Татар телле булып калырга теләгән кешеләрнең дә күпчелеге урыс телле татарлар. Мәсәлән, vkontakte.ru кебек иҗтимагый челтәрләрдә 30 мең кулланучылар төркемнәре бар. Безнекеләр, урыс телле булганга, vkontakte.ru эчендә калды. Ә www.google.com системаларында аралашучылар арасында татар телле кешеләр бик аз. Безнекеләр vkontakte.ru, odnoklassniki.ru да калды. Минемчә, бүген татарның рухын, татарның чынбарлыгын газеталар, татар радиолары түгел, ә иң беренче чиратта социаль челтәрләр күрсәтә.

Гөлназ Гыйльфанова.
Интернет хәзер мәгълүмат алу гына түгел. Бу кичәге көн. Хәзер интернет үсеше иҗтимагый челтәрләрдә, блогларда бара.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосын сәхифәсеннән тыңлау, электрон газетларны уку гомумән булмаска тиешмени? Гайбәт таратып, серләшеп, бер-береңне сүгешеп кенә утыра торган челтәр – бары тик аралашу гына. Артык мәгълүмат бирми бит.
Римзил Вәли


Амил Нур. Чыннан да, “Азатлык” радиосы сәхифәсен кулланучылар хәзер социаль челтәрләрдә дә утыра. Һәм аның аша “Азатлык”та чыккан мәкаләне, видеоны, аудионы тикшерә. “Азатлык” тараткан демократик идеяләрне, яисә “Интертат”та чыккан милләтпәрвәрлык, мәгърифәтчелек идеяләрне социаль челтәрләр аша да тараталар.

Римзил Вәли. Анысы шулайдыр, ләкин “Азатлык”ка хәбәр эленгәч, бер сәгатьтән 6-7 кеше форумда сүгенә һәм яза башлый.

Амил Нур. Бу кешеләр үзләренең тар карашларын искәртергә мөмкиннәр. Чынбарлыктагы реаль кулланучы “Азатлык” сайтына керми, социаль челтәрләр аша, яисә башка системалар аша андагы хәбәрләрне ала.

Римзил Вәли.
Фикер язмасалар да, сайтның керү статистикасы бар бит. Соңгы бер елда “Азатлык” сәхифәсендә булучылар саны ике тапкыр артты. Димәк, социаль челтәргә керсәләр дә, “Азатлык”ка турыдан туры керү һәм анда язышу, фотолар һәм видеолар карау гадәте дә бар. Ләкин бу сан мине канәгатьләндерми.

Гөлназ Гыйльфанова. Минемчә, киресенчә, татар кулланучысы интернетны искечә куллана. Күбрәк сайтларга керә. Ә татар телендә блоглар ясау, бер-берсе белән аралашу ягыннан татар интернеты зәгыйфрәк.

Өлешчә ябыграк җәмгыятьләрдә иң күп сенсацион яңалык таралу интернет аша бара. Русиядә соңгы арада шау-шу куптарган эшләр интернеттан чыккан.

Римзил Вәли. Интернет кулланучы Рим Мәһдиев Ташкенттан Казанга кайтты. Рим, синең тормышта интернет нинди роль уйный?

Рим Мәһдиев. Миңа интернет бик күп файда бирә. Мин кечкенә чакта русча белми идем, татар телендә генә сөйләштем. Урыс мәктәбендә укыдым. Монда килгәч, татарча да, русча да сөйләшәм.

Римзил Вәли. Ә Ташкенттан Казанга ничек килеп чыктыгыз?

Рим Мәһдиев. Ташкенттан монда бик кызык килдем. Казандагы бер кыз белән SMS языштык. Аның белән сөйләшкәч, Казанда яшисем килгәнлеген аңладым.

Римзил Вәли. Хатының көнләшмәдеме соң?

Рим Мәһдиев
Рим Мәһдиев. Юк, көнләшмәде, мин аңа турысын әйттем. Шунда ук уйлаштык та, ул кыздан: “Казанга килгәч сездә торырга буламы?”, дип сорадым. Ул ризалык биргәч, монда килдем, аны да күрдем. Шушы вакытларда Римзил абый белән таныштык. Казан бик ошады. Аннан соң Ташкентка барып бөтен әйберләрне җыйдым да, Казанга килдем. Хәзер инде менә монда урнашам.

Римзил Вәли. Рим Мәһдиевнең әле үзе төзегән йорты булмаса да , ул кайда гына яшәмәсен, аның төп җиһазы – компьютер. Телефоны булмаса, мобил модем куя да сөйләшә. Төннәр буе музыка, фильмнар суырта һәм үзенең медицина, дәва эшләрен дә анда башкара. Мин бу өлкәдәге яңалыкларны Рим Мәһдиевтән беләм.

Рим, хәзер Казанда әйбәт кенә яши башладыгыз. Интернет татарча яшәргә ярдәм итәме?

Рим Мәһдиев. Без “Азатлык” радиосын интернеттан тыңлыйбыз. Татарча музыканы тыңларга була, Skype аша дуслар белән дә аралашам.

Римзил Вәли. Интернет дигән чир һәм аның зыяны бармы?

Рим Мәһдиев. Аннан аерыла алмаучылар, көне-төне утыручылар бар.

Гөлназ Гыйльфанова.
Минемчә, бу интернет проблемасы түгел, ә кеше проблемасы.

Римзил Вәли. Амил Нур, синең интернет наркоманнарны күргәнең бармы?

Амил Нур. Уйлавымча, интернетның зыянга караганда, файдасы күбрәк. Әгәр дә кешедә психологик, аралашуда проблемалар бар икән, аңа үз хисләрен ачарга ярдәм итә. Интернет мәгълүмат бирә һәм татарларга бер-берсен табарга булыша.

Гөлназ Гыйльфанова. Һәр нәрсәгә ияләшер өчен вакыт кирәк. Безнең тормышка интернет күптән түгел генә керде. Интернет кыйбат, бөтен кешедә дә компьютер да юк иде. Соңгы бер-ике ел эчендә генә теләсә нәрсә тыңлап, теләсә нәрсә карап утыру мөмкин булды. Бераз вакыт кирәк.

Римзил Вәли.
Тагы бер каршылыклы хәл бар. Берьяктан, кеше күнекмәгәнгә компьютердан өркә. Хәтта мобиль телефон кулланырга курыккан кешеләр бар. Сөйләшүен сөйләшәләр, ә катлаулы операцияләрне эшләмиләр. Икенче яктан, артык куллангач бәйлелек тә туа.

Амил, син ике-өч көн интернетны ачмасаң, үзеңне ничек хис итәсең?

Амил Нур. Күзләрем яхшырак күрә башлый, башым ял итә. Соңгы арада чит ил психологлары, биологлар бер тикшеренүгә нәтиҗә ясады. Чынбарлыкта интернетта утырган балалар утырмаганнарга караганда акыллырак икән. Авыл балалары интернетта утырмаганга БДИны да начар бирә. Шуңа күрә бәйлелекне зыян дип санамыйм.
Амил Нур


Римзил Вәли. Әле яңа гына “Российская газета”да 14 яшьлек кызның ярым шәрә килеш үз рәсемен интернетка кую турында мәкалә чыкты. Балалар интернет аша аңламаган килеш этлеккә, порнографияга кереп китә. Рухи яктан җимерелү алып барган интернет азгынлык чыганагы булып тора. Казыйлар, муллалар бу аппаратларны балта белән чабар иде.

Гөлназ Гыйльфанова. Теләгән җирдә начарлык табарга була. Монда интернет та, кыз да гаепле түгел. Ата-анасы гаепле. Балага интернека чумып утырырга, телевизорны да күп карарга ярамый. Һәрнәрсәдә чама булырга тиеш.

Римзил Вәли. Татар интернетында психологик аспектлар күбрәк. Оештыру, техник мөмкинлекләре канәгатьләндерерлекме? Демократия – ул базар икътисады һәм һәр йортта интернет булачак, дип күптән әйттеләр. Без хәзер моңа якынмы һәм нинди киртәләр бар?

Амил Нур. Мин бу фикер белән килешәм. Иншалла, базар мөнәсәбәтләре җайга кереп бетәр дип уйлыйм. Чын интернет булса, рус интернеты түгел, ә чын интернетта татар халкына да демократия булачак.

Римзил Вәли. Милли газет-журналларда була торган тәртип, әхлак татар интернетына кермәсә аяныч булыр иде. Өлкән кешеләрнең сәяси, әхлаки тәҗрибәсе дә яшь интернетчыларга комачауламас мөгаен.

Гөлназ Гыйльфанова.
Татар интернеты үсәргә һәм үзен татар итеп хис иткән кеше моңа үз өлешен кертергә тиеш. Иң кимендә - татар сәхифәләренә кереп, аларны уку да файда гына китерәчәк. Татар интернеты үсмәсә, татар яңа мәгълүмати технологияләрне куллана алмаса, аның киләчәге бик чикле.
XS
SM
MD
LG