Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин китәргә тиеш!": Мәскәүдә каршылык чарасы


Русия премьер-министры Владимир Путинны урыныннан төшерергә чакырган интернет мөрәҗәгатьне инде 10 меңнән артык кеше имзалаган. Чәршәмбе көнне оппозиция Мәскәүдә Путинга каршы пикет уздырды. Анда барлыгы 20-ләп кеше катнашты.

10 март көнне "Путин китәргә тиеш” дигән мөрәҗәгать Интернетта www.putinavotstavku.ru сәхифәсендә барлыкка килгән иде. Анда Владимр Путинның 10 еллык идарәсе тәнкыйтькә тотыла. Һәм ачык хатка инде 10 меңнән артык кеше үз кулын куйган.

Аны имзалаучылар арасында элекке вице-премьер Борис Немцов, шахматта дөнья чемпионы Гарри Каспаров, хокук яклаучылар Елена Боннер, Людмила Алексеева, Лев Пономарев бар.

Борис Немцов белдерүенчә, оппозиция буш шигарьләр генә кычкырырга тиеш түгел, ә тормыш начарлануда гаепле булган кешеләрнең фамилияләрен дә әйтү мөһим.

“Без илдә гадел сайлаулар, сәяси көндәшлек, парламентның фикер алышу урыны булуын телибез. Шулай ук без хакимиятнең алмашуы яклы. Минемчә, җәмәгатьчелектә протест белдерү кәефе артачак кына. Һәм ул кемнең нинди хат җибәрүенә карамастан үсеш алачак”, ди ул.

Халык үзгәрешләрдән курка

Сәяси технологияләр үзәге җитәкчесе Алексей Макаркин оппозициянең Путинга каршы гамәлләре, ягъни аны эштән җибәрү тырышлыклары бернинди уңай нәтиҗә бирмәячәк, чөнки халык үзгәрешләргә әзер түгел дигән фикердә тора.

“Әйдәгез, уздырылган төрле социологик тикшерүләрне карыйк. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге, җәмәгатьчелек фикере фонды, “Левада” үзәге уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре бик охшаш. Хакимияткә ышаныч югары булып кала. Русиялеләр үзгәрешләрдән курка һәм бүгенге премьер-министр калуны тели. Аларның түрәләргә дәгъвалары бар-барын, әмма гомумән алганда, хөкүмәт башлыгының эштән китүен теләми”, ди ул.

Макаркин сүзләренчә, оппозиция тора-бара халыкның Путинга карата ышанычы кимер һәм аның урыныннан китүе чынбарлыкка әйләнер дип өметләнә.

Путин яклы мөрәҗәгать

16 март көнне Петербурдан язучы Николай Стариков Интернетта Путинны яклап putinaostavit.ru сәхифәсен ачып җибәреп үз ачык хатын язган. Анда хәзергә 3 меңнән артык кеше кул куйган. Стариков русиялеләргә сайлау мөмкинлеге тудырырга кирәк дип саный.

Шулай ук ул Путинга каршы мөрәҗәгать язучылар СССР белән Русияне җимерүче Михаил Горбачев һәм Борис Ельцинны яклаучылар, моннан тыш “илне бөек держава иткән һәм дөньяны фашистлардан саклап калган Сталинны күрә алмаучылар” дип саный.

Узган айда "Левада" үзәге уздырган сораштыруда катнашучы халыкның 46% үзәктән куелган җирле хакимият тарафыннан идарә ителүче үзәкләштерелгән дәүләттә яшәргә теләвен әйткән. 62% халык хакимият белән бәйләнешкә кермәскә тырышып, бары үз көченә генә өметләнүен белдергән. Ә 77% халык бөтенләй сәясәттә катнашырга әзер булмауларын әйткән.
XS
SM
MD
LG