Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрбиләрне соңгы юлга озаттылар


Башкортстанда Чечня Республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган ике хәрбине җомга көнне соңгы юлга озату мәрәсиме үтте.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре махсус отряды хезмәткәрләре 14 март көнне Чечняның Бамут шәһәре тирәсендә булган бәрелешләрдә һәлак булган иде. 35 яшьлек прапорщик Рөстәм Дияров белән 21 яшьлек Николай Малофеев чечен баш күтәрүче сугышчылары белән бәрелеш вакытында снаряд шартлавына эләгә һәм шунда ук һәлак була.

Рөстәм Дияров Башкортстан егете. Аны Уфаның Көньяк зиратында җирләделәр. Ә Николай Малофеевны туган ягына – Самарага алып киттеләр. Рөстәм Дияровның хатыны һәм 14 яшьлек улы калды. Ә Николай Малофеев әле өйләнергә дә өлгермәгән була.

Исегезгә төшерәбез, быел 4-5 февральдә Чечняда булган хәрби каршылыкта да Башкортстаннан хезмәт итүче 4 хәрби һәлак булган иде. Алар арасында Башкортстанның Кушнаренко районыннан татар егете Айрат Галәвов белән Илеш районыннан милләттәшебез Илгиз Гасимов та бар иде. Әле гомерләре өзелгән егетләр аларга алмашка барган булган һәм менә тагын да кара кайгы килде. Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешин мәрхүмнәрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG