Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә “Ачу көне” узачак


20 мартта Мәскәүдә “Ачу көне” дип аталган каршылык акциясен оештыручылар, милициянең кулга алулар булачак дигән кисәтүләренә карамастан, ул чараны үткәрүдән ваз кичәргә уйламыйлар.

“Сул фронт” координаторы Сергей Удальцовны жомга көнне милициягә чакыртып, "ул акцияне Пушкин мәйданыннан Болотная мәйданына күчерегез, тыңламаган очракта милиция урам жыенын таратыр өчен көч кулланачак", дип кисәткәннәр.

Удальцовка, рөхсәтсез урам жыены уздырганы өчен жинаять жаваплылыгына тартылачаксың, дип янаганнар.

Хәкимиятнең каршы булуына карамастан Русиянең дистәләрчә шәһәрләрендә “Бердәм Русиягә ышанмыйбыз!”, “Путин хәкимияте китәргә тиеш!”, Бәяләр һәм тарифлар артмасын!” дигән шигарьләр белән шимбә көнне урам жыеннары узачак.
XS
SM
MD
LG