Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Вильданов У-2 очкычы белән Мәскәүне “алмакчы”


У-2 очкычы
У-2 очкычы

Икенче дөнья сугышында У-2 очкычы совет гаскәре тарафыннан шактый киң кулланыла. Гадәттә анда хатын-кызлар оча һәм алар төннәрен дошман өстенә шартлаткычлар ташлый. У-2 очкычы 1944 елда ПО-2 исемен ала. Чаллыда яшәүче Ирек Вилданов әлеге очкычны 1:1 зурлыгында күчермәсен ясап, аны Мәскәү авиосалонында күрсәтергә җыена.

У-2 очкычының соңгысы 1953 елда Казанда җыела. Һәм шул очкычның бер данәсе Казан боралак ширкәтендәге музейда саклана икән. Ирек әфәнде берничә тапкыр шушы музейда булып, очкычның төзелеше белән таныша, сызымнар эзли, төрле юллар белән аларны таба һәм эшкә керешә.

Очкычның тышкы өлеше беркадәр әзер инде, аның күпчелеге агачтан тора. Очкыч ясау дигәннән, Ирек Вилдановның бу юнәлештә тәҗрибәсе дә бар. Үзе әйтүенчә, моңа кадәр ул Мәскәүдә, шәхси ширкәттә ике спорт очкычы ясаган һәм алар әлегәчә оча, ди.

Чаллыда яшәүче Вилдановның әтисе Кукмара районы Керкәвеч авылыннан, әнисе Актаныш районы Такталачыктан. Алар Пермь өлкәсенең Гремячин шәһәрендә танышып кавышалар. КамАЗ төзелеше башлангач, Чаллыга кайталар. Ирек әфәнде шушында очкычлар белән мавыга башлый.

“Мин 6-7 сыйныфта укыганда ук авиомодель түгәрәгенә йөрдем. Хәзер бәләкәй, зур очкычлар ясыйм. “У-2”не ясау теләге 1989 елларда туды. Эшне ел ярым алып барам инде. Алдагы елда бетәр. Очкычның ширкәт сызымын таба алмадым. Китаплардан, интернеттан тупладым. Хәзер шул сызымнар аша бергә-бер булган төгәл күчермәсен ясыйм. Материалдан иң кирәклесе 1-1,5 миллиметр калынлыктагы фанер булды. Ул Русиядә җитештерелми, Финляндиядән кайтарттык”, ди Вилданов.
Ирек Вилданов


Очкычның агач материалларыннан, фанердан ясалган булуы аны шаккатырган. Ничек итеп бу очкычка 2 кеше утыртып, 250-300 килограмм шартлаткыч төяүләренә гаҗәпләнә ул.

“Бу очкычны пистолеттан яки мылтыктан атып төшерүнең кыенлыгы булмагандыр”, дигән фикердә Вилданов.

Ирек әфәнде очкычка 1937 елда эшләнгән мотор куярга тели. М-IIД моторын ул Омск өлкәсендә юллап тапкан. Башка мотор куйсаң, очкыч башка була икән, шуңа иске булса да“үз” моторын куярга булган.

Ирек Вилданов сүзләренчә, очкычны ясап бетергәч, аны башта сынаучылар һавага күтәрәчәк. Уңышлы булганда, үзе дә штурвал артына утырырга өметләнә.

Чаллы газетларының берсендә У-2 очкычы хакында кайбер мәгълүматлар бирелде.



Шушы кыска гына язмадан У-2 очкычы, батыр татар кызы Мәгүбә Сыртланова хакында шактый мәгълүмат алып була. Анда “Мәгъбә Сыртланова - башкорт кызы”, дигән юллар да бар.

Ирек Вилданов очкычны Җиңүнең 65 еллыгына, 9 майга әзерләп бетерергә хыяллана. “Өлгермәсәм, 2011 елда Мәскәүдә узачак авиосалонга алып барам”, ди ул.
XS
SM
MD
LG