Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Иран: кемгә кем үрнәк?


Төркия һәм Иран президентлары: Абдулла Гүл белән Мәхмүт Әхмәдинеҗад (у)
Төркия һәм Иран президентлары: Абдулла Гүл белән Мәхмүт Әхмәдинеҗад (у)

Төркиянең хакимияттәге АК партиясе соңгы елларда күп кенә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр башкарса да, Көнбатыш аларны әлегә җитәрлек түгел дип саный. Төркиянең дөньяви оппозициясе дә хөкүмәтне ислам дәүләте төзү ниятендә гаепли. Ә менә күрше Иранда күпләр шушы Төркиягә кызыгып яши.

Кави, 40 яшьлек Тәһран егете, соңгы 20 елда Төркиягә берничә мәртәбә килгән. Ираннан бер-ике атнага гына китеп торсаң да, үзеңне иреклерәк хис итәсең, ди ул.

АК партиясе хакимияткә килгәннән бирле соңгы 8 елда Төркиядә нинди үзгәрешләр күзгә чалына, дигән сорауга, “мөселманча киенгән хатын-кызлар, хәмерсез рестораннар күбәйгән. Ләкин, әгәр алар сине үзләренчә уйларга һәм яшәргә мәҗбүр итми икән, бу миңа комачауламый”, ди ул.

Кавинең хатыны Шабнам иренә кушыла: “минемчә, Төркиядә хәзер яхшырак. Ахыр чиктә без Көнбатышлы түгел, без мөселман” ди ул.

“Ислам дөньясына таба авышу”

1923 елда төрек республикасы төзелгәннән бирле, Төркия, үзенең “төрки үзенчәлегенә” басым ясаса да, Көнбатыш белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышты. Шәрык һәм мөселман традицияләренә нигезләнгән күпгасырлы госманлы империясеннән читләшү бу стратегиянең бер өлешен тәшкил итте.

1952 елда Төркия НАТОга кушылды, хәзер Европа Берлегенә керергә тырыша. Ул арада ут күршеләре Иран, Сүрия, Гыйрак белән мөнәсәбәтләр ничектер арткы планда калды.

2002 елда хакимияткә килгән исламчы АК партиясе госманлы мирасын акрынлап кайтара башлады. Әнкара күршеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра, берүк вакытта Көнбатыш белән дә бәйләнешләрен саклап калырга тырыша. Шуңа карамастан, Көнбатышта кайберәүләр бу үзгәрешләрне Төркиянең ислам дөньясына таба авышу дип бәяли.

«The Economist» журналы тарафыннан Төркиянең соңгы дистә елларда иң уңышлы хөкүмәте дип бәяләнгән АК партия кабинеты күп кенә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр башкарды. Ләкин Көнбатыш хөкүмәтләре аларны әле җитәрлек түгел дип саный. Дөньяви оппозиция АК партиянең уку йортларында хиҗапны рөхсәт итү кебек гамәлләрен Төркиядә шыпырт кына ислам дәүләте төзү нияте дип бәяли.

“Мөселман, экстремист түгел”

“Төрекләрнең күбесе экстремистик, динче режим астында яшәүнең нәрсә икәнен әле белми, – ди Әхмәт исемле Иран журналисты. – АК партиянең тырышлыклары Төркиядә Иран рәвешле режимга китерә ала.” Әхмәт үзе Ираннан качып киткән, Көнбатышта сыену эзләү өчен Төркиягә килгән.

Чыгышы белән Иранның Тәбриз шәһәреннән, хәзер Анкарада укучы Фариборз исемле табибә Әхмәт белән килешми. “АК партиясе мөселман, ләкин исламчы экстремист түгел, – ди ул. – Алар хөкүмәткә үз кешеләрен үткәрә, ләкин сәяси системны үзгәртергә тырышуларына әлегә дәлил юк.”

Иранны Төркия өчен модель итеп түгел, киресенчә, Төркияне Иран өчен үрнәк итеп карага кирәк, ди Фариборз. “Төркиядәге соңгы ике дистә елда икътисади үсеш, парламентар систем, сүз иреклегенә иранлылар кызыгып карый. Көнбатыш Төркияне җитешсезлекләр өчен тәнкыйтьләсә, Иран өчен Төркия Көнбатышка таба бер адым булып тора.”

“Мөселманга да иреклек кирәк”

Соңгы елларда Иран белән Төркия арасында бәйләнешләр артты. Ел саен Төркиягә Ираннан миллионнан артык кеше килә. Төркия иранлылар өчен визасыз барып була торган сирәк илләрнең берсе.

“Алман һәм Русия туристлары кимегән мәлдә, төрек отельләре Иран туристлары алдына кызыл җәймә җәя, – ди Төркиянең бер туризм идарәсе хуҗасы Гөнүл Билбан. – Иранлылар өчен Төркиядә ял итү – дәва.”

Моннан тыш дистәләрчә мең иранлы Төркия университетларында укый, эшкуарлык белән шөгыльләнә.

“Төркия белән яхшы мөнәсәбәттә булу беренче чиратта Иран халкына файдалы, – ди Кави. – Алар Истанбул, Урта диңгез белән сокланырга килә. Бер уңайдан, андагы сәяси партияләрне, сайлауларны, мәгълүмат чараларын күрә. Мөселман булу әле иреклек кирәкми дигән сүз түгел.”
XS
SM
MD
LG