Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Конституциянең “җыен иреге” турындагы маддәсен яклаучылар җыелды


Мәскәүнең Сахаров үзәгендә яңа төзелгән “31 хәрәкәт” исемле төркем җыелды.

Мәгълүм булганча, 31 гыйнвар көнне “Башка Русия” һәм хокук яклаучыларның Мәскәү үзәгендәге җыены көч кулланылып таратылды, оппозициядәге дистәләп кеше кулга алынды. Маяковский һәйкәле янында шундый яңа җыенны оппозиция 31 мартка билгеләгән.

Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева сүзләренә караганда, “31 хәрәкәт” Русия буйлап җәелә.

“31 гынвар алдыннан 7 шәһәрдә урам җыеннары үтәргә тиеш иде. Чынбарлыкта исә 17 шәһәр чыккан иде. Тагын 8 кала чыгабыз, дип хәбәр итте. Димәк протест белдерүче шәһәрләрнең саны 25, бәлки күбрәктер дә. Хәрәкәт киләчәктә үсәчәк, чөнки Русиядә торак өчен түләүнең артуы, Конституциянең һәм ватандашлар хокукларының бозылуына риза булмаучылар җитәрлек,” диде Алексеева.

Мәскәүгә конференциягә протест чаралары үткән башка шәһәрләрдән дә вәкилләр килде.

Русия конституциясенең “җыен иреге” турындагы 31 маддәсен яклау җыены 31 мартта Русиянең 20дән артык шәһәрендә планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG