28 марттан Удмуртиядә вакыт Мәскәү белән бер булачак. Бу хакта Русия премьер-министры Владимир Путинның махсус фәрманы дөнья күрде. Удмуртияне Мәскәү вакытына күчерүне сорап Русия хөкүмәтенә республиканың Дәүләт Шурасы һәм Сәнәгать вә сәүдә министрлыгы мөрәҗәгать иткән булган.
Моңарчы Удмуртия Мәскәү һәм Казаннан 1 сәгать алда иде.
28 мартта Русиядә һәм дөньяның башка илләрендә сәгать җәйге вакытка күчә.
Моңарчы Удмуртия Мәскәү һәм Казаннан 1 сәгать алда иде.
28 мартта Русиядә һәм дөньяның башка илләрендә сәгать җәйге вакытка күчә.