Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Нәүрүз бәйрәме билгеләнде


Казанда яшәүче үзбәкләр бүген Нәүрүз уңаеннан Казандагы “Көнчыгыш кафесында” бәйрәм оештырды.

Салкынча булуга карамастан бәйрәм чатыры каршындагы мәйданга Казан халкы күпләп җыелган, Чуашстан, Башкорстан, Мари иле һәм күрше Сембердән дә кунаклар булган, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Җыелган кунакларны бәйрәм белән үзбәк мөхтарияте җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаров котлаган.
XS
SM
MD
LG