Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык “31” саны тирәсендә берләшә


31 гыйнварда кулга алынганнар арасында Людмила Алексеева да бар иде
31 гыйнварда кулга алынганнар арасында Людмила Алексеева да бар иде

Мәскәүнең Сахаров үзәгендә “31 хәрәкәт” төркеме җыелды. Оппозиция һәм хокук яклаучылар 31 көне булган һәр айны Конституциянең 31 маддәсен яклап протестка чыгарга әзерләнә.

Мәгълүм булганча, 31 гыйнвар көнне “Башка Русия” һәм хокук яклаучыларның Мәскәү үзәгендәге җыены көч кулланылып таратылды, оппозициядәге дистәләп кеше кулга алынды. Маяковский һәйкәле янында шундый яңа җыенны оппозиция 31 мартка билгеләгән.

Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева сүзләренә караганда, “31 хәрәкәт” Русия буйлап җәелә.

“31 гыйнвар алдыннан 7 шәһәрдә урам җыеннары үтәргә тиеш иде. Чынбарлыкта исә 17 шәһәр чыкты. Тагын 8 кала чыгабыз, дип хәбәр итте. Димәк протест белдерүче шәһәрләрнең саны 25, бәлки күбрәктер дә. Хәрәкәт киләчәктә үсәчәк, чөнки Русиядә торак өчен түләүнең артуы, Конституциянең һәм ватандашлар хокукларының бозылуына риза булмаучылар җитәрлек,” диде Алексеева.

Мәскәүгә конференциягә протест чаралары үткән башка шәһәрләрдән дә вәкилләр килде. Чыгыш ясаган Василий Авченко Владивостокта яши.
Каршылык чаралары 31 көн булган һәр айны үтәчәк


“Владивостокта 31 маддә турында соңырак белдек, җирле хәрәкәтләр оешты. 31 гыйнварда Владивосток беренче тапкын “31 Стратегия” хәрәкәтенә кушылып урам җыенын уздырды. Чираттагы шундый каршылык чарасы 31 мартка билгәләнгән. Бу хәрәкәт Калининградтан Ерак Көнчыгышка кадәр җәелде, аның үсеш алачагына шигем юк. Элемтәдә торырбыз, төрле шәһәрләрдәге хәлләрне күзәтеп барырбыз,” диде Авченко.

“Башка Русия” җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов, мондый протест чаралары 31нче көне булган һәр айны үтәчәк, диде.

Русия конституциясенең “җыен иреге” турындагы 31 маддәсен яклау җыены 31 мартта Русиянең 20дән артык шәһәрендә планлаштырылган. Мәскәүдә бу җыенга рәсми рөхсәт бирелмәгән.
XS
SM
MD
LG