Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак сайлау комиссиясе тавышларны да яңадан санап тормаячак


Гыйракның бәйсез сайлау комиссиясе 7 мартта узган парламент сайлауларының барлык тавышларын яңадан санаудан баш тартты.

Комиссия тараткан белдерүдә, хәзерге вакытта сайлауларда канун бозулар, ялган саннар турындагы шикаятьләрне тикшерү бара диелгән. Сайлау тәртипләрен бозу нәтижәсендә, иң кимендә биш сайлау бүлгесе бюллетеньнары яраксыз дип табылган.

Илнең президенты Җәләл Талабани һәм премьер-министр Нури әль-Мәлики бюллетеньнарны яңадан санауны таләп итә.

Рәсми, әмма әлегә якынча мәгълүматләргә караганда, “Гыйракия” коалициясе беренче урында. Аның башында элекке премьер Ияд Әллави тора. Нури әл-Мәлики коалициясе аннан аз гына калыша.

Төгәл нәтиҗәләр 26 мартта игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG