Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөекбритания Израиль дипломатларын илдән җибәрә


Британия, Дубайда Хәмәс төркеме лидерларының берсен үтерүдә катнашу шиге булган Израиль дипломатын илдән куып чыгарырга ниятли. Ул шушы үтерүне гамәлгә ашыру максатында ялган британ паспортын ясауда шикләнелә.

Бу хакта Британиянең тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итә. Аның башлыгы Дэвид Милибэнд бүген бу хакта белдерү ясарга тиеш.

Дипломатик чыганаклар, Британия берүк вакытта Израильне 20 гыйнвардә Мәхмүт әль-Мәбхухны үтерүдә турыдан-туры гәепләми, дип тә белдерә.

Берләшкән Гәрәп Әмирлекләре элегрәк бу жинаятьне Израиль махсус хезмәте башкарган дип әйткән иде.
XS
SM
MD
LG