Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Сазонов: “Татарстанда уңган җитәкчеләр эшли”


"Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Русиядә үзенә күрә бер дәверне хәтерләтә. Бер генә төбәкнең җитәкчесе дә Шәймиев биеклегенә күтәрелә алмады", дигән карашта тора Самар губерна думасы рәисе Виктор Сазонов.

Бер җитәкченең икенчесен мактавы сирәк гамәлләрнең берсе. Ә менә Самар губерна думасы рәисе Виктор Сазонов Шәймиев турында яхшы сүзләрен кызганмый.

“Русиядә Шәймиев бүгенге көндә иң сәләтле, иң дәрәҗәле җитәкчеләрнең берсе. Ул тарихка иҗатчы буларак керәчәк. Ул үзенең туган республикасында гына түгел, ә Русияне дә үсешкә этәрүче буларак танылды.

Шәймиев һәрвакыт заманча фикер йөртте. Ул сүздә генә түгел, гамәле белән дә заман шәхесе булып кала бирә.

Шәймиевнең олуг тормыш тәҗрибәсе, башкалар күрмәгәнне сиземләү көче зур. Русия биеклегендә фикер йөртүе - үзе үк даһилык сыйфаты дигән сүз.

Ул заманны узып эшләүче. Шәймиев сирәк очрый торган, бердәнбер, кабатланмас талант иясе. Аңарда сәләт, акыл, зирәклек көчле. Ул әле үзенең туган республикасына бик күп файда китерәчәк.

Татарстанда бик көчле уңган җитәкчеләр тупланган. Алар киләчәктә дә Татарстанны чәчәк аттырачак”, ди Сазонов.
XS
SM
MD
LG