Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала тапмаска “киңәш итәм”


Үзбәкстан сәламәтлек саклау рәсмиләре хатын-кызларга балага узмас өчен аналыкны кисеп алырга “киңәш итә”. Һәр табипка аена кимендә ике хатын-кызга шундый операция ясарга дигән яшерен күрсәтмә бирелгән, дигән хәбәрләр бар. Хатын-кызлар үзләренә нинди операция ясалганын белми дә кала.

Үзбәкстанның сәламәтлек саклау рәсмиләре хатын-кызларның операциягә мәҗбүр ителүе турындагы хәбәрне кире какты. Әмма Азатлык хәбәрчеләре очрашып сөйләшкән хатын-кызлар һәм аларның хокукларын яклаучылар борчылуның тирән булу сәбәпләрен аңлатып салды.

Февраль аенда Үзбәкстан сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган фәрманында аналыкны кисеп алу операциясенең "тәҗрибәле табиплар тарафыннан ясалган очракта сәламәтлеккә зыян китермәве һәм балага узмас өчен ышанычлы чара булганы" турында әйтелгән. Табипларга үзләренә килгән ханымнарга бу чараны “киңәш” итеп карарга дип тәкъдим ителгән.
Авыллар буйлап табиплар йөри, аналыкны бушка кисәбез, диләр


Ике атна узгач интернеттагы ferghana.ru сәхифәсе үз хисабын әзерләде һәм анда чыккан мәгълүматларга хокук яклаучылары тирән борчылу белдерде. Сәхифәгә караганда, “һәр табипка яшерен төстә аена аз дигәндә ике хатын-кызга шундый операция ясарга кушылган, халкы 28 миллионга җиткән ярлы илдә хакимиятләр шулай бала тудыруна контрольдә тоту чараларын күрә”.

Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хисапка “аналыкны кисеп алу операциясе балага узудан башкача саклана алмаган хатын-кызларга гына тәкъдим ителде”, дип җавап бирде.

Ташкент вилаятендә хәлләр башкача

Рәсмиләр сүзләренә караганда, Ташкент вилаятендә хатын-кызларның 57% каннарында тимер җитмәве һәм йөклелеккә зыян сала алган башка төрле чирләр белән авырый. 15-17 яшьлек кызлар арасында балага узу очраклары арткан.

“Беркем дә бала табуны тыймый. Әмма 17-19 яшьле кызлар бала табарга тиеш түгел. Аларның эше – белем алу. Йөклелек арасында кимендә 3 ел вакыт узарга тиеш. Бу ана кешенең сәламәтлеге өчен мөһим. 35 яшьтән узган хатын-кызлар бала табарга тиеш түгел инде. Бала табу өчен иң яхшысы – 20-30 яшьләр арасы”, ди үз исемен әйтергә теләмәгән бер табибә.

Табиплар “билгеләгән” яшь кысаларына кермәгән ханымнарга бала узмау чаралары тәкъдим ителә, шул санда аналыкны алу операциясе дә.

28 миллионлык халыкның күп өлеше начар шартларда яши
“Хива районында 17 хатын-кыз белән сөйләштек, аларның кайберләренә бу операция ясалган, калганнары үз туганнары турында сөйләде. Аларның барысына да – сезнең аналыкта дәвалап булмый торган чир бар, аны кисеп алырга кирәк, дигәннәр. Күпләр шуңа ышанып операциягә яткан”, дип сөйләде Үзбәкстанның төньяк-көнбатышындагы Хорезм вилаятенең хокук яклау оешмасы рәисе Хәитбой Якубов.

Хатын-кызларның кайберләре табипларның бу карарына шикләнеп мәхкәмәгә барырга теләгән, әмма рәсмиләр аларны туктаткан.

“Хорезмда 35 яшьтән олырак хатын-кызларны балага узудан сакланырга мәҗбүр итәләр. Кайвакыт хатын-кызның аналыгы кисеп алына, ул тагын бала тапмасын өчен. Авыллар буйлап табиплар йөри, аналыкны бушка кисәбез, диләр”, дип сөйләде шушы вилаяттә яшәүче бер ханым.

Рәсмиләрнең бу адымының нәтиҗәсе аяныч. Хатын-кызлар табипка барудан куркып кирәк булганда да хастаханәгә бармый. Ханымнар балага узганын яшерә башлады, балаларны өйдә таба.
XS
SM
MD
LG