Accessibility links

Омски җырчысы “Татар моңы” бәйгесендә катнашты


Сабина Мидигулова
Сабина Мидигулова

Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле җырчысы Сабина Мидигулова “Татар моңы” бәйгесендә катнашты.

Узган елда “Татар моңы” бәйгесе игълан ителгәч, тормышка ашырмы мондый проект, яшьләр арасында татар моңы белән башкаручылар табылырмы дип икеләнгән оештыручылар. Әмма мондый икеләнүләр бик тиз юкка чыкты, бәйге көткәннән дә уңышлы булды. Яшьләр арасында татар моңын аңлаучылар, халык җырларын җиренә җиткереп җырлаучылар, шөкер, бихисап табылды.

Татарстан җөмһүриятенең мәдәният министры Зилә Вәлиева ул вакытта: “Татар моңы” бәйгесен алга таба да оештыруның зарурлыгы хакында белдергән иде. Дөрестән дә, быел “Татар моңы” икенче мәртәбә оештырылды, һәм аның киләчәктә дә дәвам иттереләчәгенә хәзер инде шик юк", диде.

“Татар моңы”нда быел да чит төбәкләрдән катнашучылар күп иде. Инде мәгълүм булганча, 800-дән артык җырчы арасында III турга чаклы 55 кеше барып җитте. Алар арасында Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле хәвәскәре, 17 яшьлек Сабина Мидигулова да булды.

Сабина Омскида туып үскән кыз. Татарча белүе чамалы булса да, татар җырына мәхәббәте зур. "Әнием җырлый белми, әтием гитарада уйный, әбием җырлый, музыканы ишетү сәләте әтиемнән һәм әбиемнән бирелгәндер", ди ул.

Сабина Флера Сөйләйманова белән
Сабина 14нче санлы музыка мәктәбенең хор бүлегендә 7 ел белем ала һәм төп мәктәпне тәмамлагач, Омскиның Виссарион Шебалин исемендәге музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә.

Моңа кадәр Сабина Омски, Тара, Новосибирски, Тубыл, Семипалатински шәһәрләрендә оештырылган фестиваль-бәйгеләрдә катнашып бүләкле урыннар яулады. Ә инде Казанда үткәрелә торган мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу аның хыялы иде.

Хыялына тормышка ашырга мөмкинлек Сабинага ХХIII “Урмай моңы” Халыкара татар җыры фестивалендә катнашып, уңышка ирешкәннән соң туды. “Урмай моңы” бәйгесендә ул өченче урынга лаек булды һәм «Татар моңы» бәйгесенә юллама алды. Монда Сабина III турга үтте һәм Сара Садыйкованың «Иртәнге нур»ын башкарып 130 балл җыйды.

"III турга чит төбәкләрдән җиде генә башкаручы үтте, алар арасында булуым, һәм атаклы Камал театры сәхнәсендә җырлавым минем өчен үзе бер бәхет", ди Сабина. Ул хәзер татар җырчысы булу, Казанда белем алу хыялы белән яши.

«Татар моңы» бәйгесенең йомгаклау чарасы әле алда көтелә. Кем, нинди бүләкләргә лаек булыр, апрель аенда булачак гала-концертта кемнәр катнашыр – бу хакта тиздән билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG