Бу хакта Азатлыкка Октябрьскийда яшәүче журналист Марсел Гариф хәбәр итте.
“Октябрьский шәһәрендә соңгы көннәрдә сәер күренешләр күзәтелә. Шәһәр урамнарында броневиклар йөри һәм имеш-мимешләр ишетелә. Бүген шәһәр телевидениесе биргән хәбәргә караганда, шәһәрдә бер җинаять группасы барлыкка килгән һәи шулар Северная урамында бер кибет-базага һөҗүм итеп анда атыш-бәрелешләр булган" дип белдерде Марсел Гариф.
Марсел Гариф, "Атышлардан соң мондагы ФСБ һәм милиция бергәләшеп бу кешеләр хастаханәгә барып мөрәҗәгать иткәндә аларның икесен тотып алганнар. Икесе Октябрьский кешесе, берсе Бәләбәй кешесе, тагын берсе – Ингушетиядән чыккан бер егет, дип бирәләр бүгенге көндә шәһәрдәге мәгълүмат үзәкләре. Алар 29нчы микрорайонда торганнар һәм бу микрорайон чорнап алынып андагы кешеләрнең документларын тикшерәләр," дип хәбәр итте.