Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең Сир шәһәрендә Гарәп Дәүләтләре Лигасы саммиты ике көнлек эшен төгәлли


Шимбә көнне катнашучылар алдында чыгыш ясап оешманың генераль секретаре Әмр Муса гарәп илләре җитәкчеләрендә борчылу тудырган Ираннның бәхәсле атом программы турында Тәһран белән сөйләшүләр башларга тәкъдим итте.

Муса Иран һәм Төркия вәкилләре катнашлыгында төбәк хезмәттәшлеге форумын уздырырга чакырды.

Израил белән Фәләстин арасындагы сөйләшүләрне яңартуга килгәндә, Әмр Муса Израилнең басып алган җирләрдә төзелешне “туңдырмавы” солых урнаштыру юлында зур киртә тудырырга мөмкинлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG