Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә каршылык чаралары узды


Бу атна азагында да Русия төбәкләрендә каршылык чаралары узды. Аларның күбесен Коммунистлар фиркасенең төбәк бүлекләре оештырды. Шимбә көнне Казанның Бауманы да ризасызлар урамына әйләнде.

Казан үзәгендә берәүләр торак-коммуналь хезмәтләре бәяләренең артуына канәгатьсезлек белдерсә, икенчеләр Казандагы хәрби хастаханәне ябуга каршы чыкты.

Коммунистлар фиркасе шактый гына шигарьләр күтәреп чыкты. Аларга үзәк урамында йөргән халык та кушылды.

Шундый ук чаралар шимбә көнне Томскида да узды. Анда КПРФ, “Гадел Русия”, “Яблоко”, “Солидарность” вәкилләре катнашлыгында 500-ләп кеше җыелды. Алар Русия хөкүмәтен эштән китәргә чакырды. Ә Ростов төбәгенең ике шәһәрендә узган чарада халык эшсезлеккә каршы чаралар күрергә чакырды. Ә Сарытауда урам чарасына чыккан 250-ләп кеше “Бердәм Русия” фиркасе монополизмына каршы протест белдерде.

Әйтергә кирәк, Сарытау өлкәсендә каршылык чаралары якшәмбе дә дәвам итте. Балаково шәһәрендә 3 меңгә якын кеше хакимиятнең социаль-икътисади сәясәтенә каршы митингка чыкты. Әлеге чара Коммунистлар партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды. Митингта Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинны эшеннән китүне таләп иткән чакырулар яңгырады.

Шулай ук Архангельски өлкәсендә дә 1,5 меңгә якын кеше торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең күтәрелүенә каршы протест чарасында катнашты. Гыйнвардан башлап анда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача 5-6 меңне тәшкил иткән.

Каршылык чарасын оештыручылар дип Коммунистлар фиркасенең төбәк бүлекчәсе саналса да, анда барлык оппозицион көчләр “Битараф түгелләр” коалициясенә берләште.

Чыгыш ясаучылар бәяләрне төшерергә һәм аларны контрольдә тотучыларны җавапка тартырга чакырды. Митинг азагында оештыручылар шул ук урында май башында очрашырга килеште.

Тверьдә каршылык чарасы “Премьер Путинны һәм губернатор Зеленинны - эштән җибәрергә!” дигән шигарь астында узды. КПРФ оештырган бу чарага 200ләп кеше килде.
XS
SM
MD
LG