Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы коммунистлары чираттагы урам җыенын уздырды


Наилә Фазлыева
Наилә Фазлыева

Русия коммунистлар фиркәсенең Чаллы бүлеге ай ярым эчендә өч урам җыены уздырды. Шуларның соңгысы 29 мартта, хакимият бинасы янында үтте. Биредә хезмәт хакларының, пенсиянең аз булуы, коммуналь түләүләрдәге башбаштаклык хакында әйтелде.

Хакимияткә эшкә килүчеләр бу көнне “Карак депутатларга – оят!” дигән сүзләрне дә ишеттеләр. Коммуналь түләүнең даими үсүен коммунистлар “халыкка каршы геноцид” дип бәяли.

2010 елга кадәр Чаллы татар милли мәнфәгатьләрен чагылдырган урам җыеннары белән аерылып торды. Хәзер мондагы урам җыеннарында коммунистлар өстенлек итә. Милли мәсьәләләрне күтәреп, урамга халыкны алып чыгучылар Рәфис Кашапов, Фаик Таҗиев, Тәлгать Әхмәдишиннар күп тапкырлар кисәтү алып, штраф акчалары түләргә мәҗбүр булды, прокуратурага чакырылды, хөкемгә тартылды. Нәтиҗәдә, Чаллыда 2010 елда милли мәсьәләләр күтәрелгән урам җыены булмады.

Ә менә Чаллы коммунистлары 15, 23 февральдә, 29 мартта каршылык чаралары оештырды. Соңгы урам җыенында “КамАЗ”, “Татэнерго” ширкәтләрен дәүләт карамагына кайтаруны таләп итәләр. Кабул ителгән резолюциядә “Энергияне саклау” турындагы канун “бандитлар кануны” дип бәяләнә һәм аны эшләүчеләрне җаваплылыкка тарту таләп ителә.

Коммунистлар ай ярым эчендә өченче каршылык чарасы уздыра. Бу чаралар социаль яшәеш белән бәйле. Нәтиҗәләр нинди? Бу сорауга КПРФның Чаллы комитеты беренче секретаре Татьяна Гурьева җавап бирде.

“Ирешкән нәтиҗәләр бар, ләкин алар зур түгел. Коммуналь түләүләр кешеләргә тиешенчә яшәргә мөмкинлек бирми. Пенсияләрнең зур өлеше, хезмәт хаклары пенсиядән дә кечкенә, анысы да ашауга, балаларны тәрбияләүгә китеп бара”, диде “Азатлык”ка Гурьева.
Татьяна Гурьева


Урам җыенында катнашучылар хакимияткә керә торган ишек төбендә тере коридор ясадылар һәм эшкә килүче чиновникларны “Карак депутатларга – оят!” дигән кычкыру белән каршы алды.

Әлбәттә, бу кычкыруларны депутатлар һәм зур түрәләр ишетмәгәндер. Чөнки мондый очракларда хакимиятнең башка ишекләре дә ачыла.

Каршылык чарасында катнашкан Наилә Фазлыева: “Безнең алда әйтелгән таләпләр Чаллы хәкиме Илдар Халиков тарафыннан үтәлми, шуңа тагын урамга чыктык. Бик күп пенсионер хәзер 3700 сум ала, эшчеләр 9 мең сум чамасы. Үземнең пенсия 6 мең сум. Шуның 4850 сумы түләүләргә китә. Тормыш иптәшем булмаса, ничек яшәр идек, белмим. Без түләгән коммунал акчаларның күпмесе, кая китә, бернинди хисап ясаучы юк”, дигән фикердә .Фазлыева. Ул шулай ук Чаллы янындагы урманнарның ерткычларга киселә башлавына да борчыла.

Коммунистлар күтәргән социаль проблемнарга халык үзе битараф шикелле. Бу көнге каршылык чарасына килүчеләр саны 200 кешедән артмагандыр. Әлеге җыенда актив булган татар җәмәгатьчелеге күренмәде. Бу көнне Чаллы халкы зурлап композитор Рөстәм Хәйруллинны соңгы юлга озатты, Рөстәмнең хатыны Гөлдания Хәйруллинаның, балаларының зур кайгысын уртаклашты.

XS
SM
MD
LG