Accessibility links

Обама Әфганстанга килеп уңышка ышануын белдерде


Кушма Штатлар президенты Барак Обама көтелмәгәндә Әфганстанга килеп андагы АКШ хәрбиләренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм уңышка ышанычы булуын белдерде һәм Кабулда әфган президенты Хәмит Карзаи белән очрашты.

Якшәмбе көнне Обама Багърам хәрби һава аланында 2500-ләп АКШ хәрбие алдында чыгыш ясады. Бу аның президент һәм кораллы көчләр башлыгы буларак Әфганстанга беренче килүе.

Әфганстанда 4 сәгать кенә дәвам иткән әлеге сәфәр барышында президент хәрбиләрнең кыюлыгын һәм батырлыгын зурлады һәм аның сүзләре хуплау авазларына күмелде.

Обама хәрбиләргә сез биредә әфган халкына авыр җиңүгә ирешүдә ярдам итәсез һәм сезнең хезмәтегез Американың иминлеге өчен зарур диде.

“Без сугышчыларның сыенган урыннарыннан бәреп чыгарылуын күрдек. Без Әл-Каидә җитәкчелегенә дә, Талибанга да каты орым ясадык”, - диде Обама.

Обама шулай ук Әл-Каидәдән әле дә куркыныч янавы, Әфганстанда Талибан хакимияткә кайтса, АКШның иминлеге кимиячәге турында кисәтте.

Әмма барыбер уңышка ирешәчәкбез дип тә ышандырды.

“Алда әле авыр көннәр булачак. Уңышсызлыклар да булачак. Дошман бик тәвәккәл. Әмма без шулай ук Америка Кушма Штатларының башлаган эшне ташламавын да беләбез”, - диде Обама.

Аңа кадәр Кабулда тукталган АКШ президенты иң башта туп-туры президент сараена барып әфган илбашы Хәмит Карзаи белән очрашты.

Хәмит Карзаи һәм Барак Обама
Шуннан соң ул журналистлар алдына чыгып төбәктә экстремизмга каршы сугышта тәрәккыять бар, әмма коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү һәм кануннарның үтәлүен яхшырту өчен ныграк тырышырга кирәк диде.

Аның белән чыккан Карзаи бу хезмәттәшлек ярдамнән башка яши алачак тотрыклы, көчле һәм тыныч Әфганстан булдыруга китерер дип өметләнүен әйтте.

Ак Йорт белдерүченчә, Обама Карзаины 12 майда Вашингтонга килергә чакырган. Бу Карзаиның җәнҗаллы сайлауда икенче мөддәткә хакимияттә калуыннан соң Вашингтонга беренче чакыру.

Былтыр Обама Әфганстанда хәрби чараларны көчәйтү өчен өстәмә 30 меңләп АКШ хәрбие җибәрегә карар итте һәм 2011 ел урталарында АКШ көчләренең аннан чыгарыла башлаячагын игълан итте.
XS
SM
MD
LG