Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең хәкимияттәге партиясе конституциягә үзгәрешләр кертергә омтыла


Төркиянең хәкимияттәге урта-исламчыл юнәлештәге Гаделлек һәм үсеш партиясе парламентка конституцияне үзгәртү турындагы канун өлгесен тәкъдим итте.

Документта күпчелеге дөньяви дәүләтчелек тарафдарлары булган кайбер идарәләрнең вәкаләтләрен чикләү тәкъдим ителә, шуның өчен секуляр дәүләт тарафындагы оппозиция ул канун өлгесен хупламый.

Хәкимияттәге партия, реформаларның төп максаты – Төркиянең Европа берлегендәге демократик стандартларга якынаю, дип белдерә.

Әгәр дә канун проекты парламент тарафыннан расланмаса, конституцияне үзгәртү мәсьәләсе быел жәй референдумга чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG