Accessibility links

Казан транспортында катырак тикшерә башлыйлар


Мәскәүдә булган террор гамәленнән соң Казандагы җир өсте һәм җир асты электр транспортында, тимер юлда иминлек чаралары кырысланды. Казаннар юлда катырак тикшерә башлауга ничек карый?

Бүгеннән башлап, милиция Казан метросындагы юлчыларның букчаларын, әйберләрен җентекләп тикшерә башлый. Бу хакта метродагы милиция бүлеге башлыгы Рамил Ногманов хәбәр итте.

Шулай ук Казан метросын саклау көчәйтелде. Этләр белән шартлаткычлар эзләүче төркем 10 кешегә кадәр арттырылды, тәртип саклаучы милициягә офицерлар да кушылды.

“Метроэлектротранс” ширкәте башлыгы Әсфән Галәүов әйткәнчә, хәзер җир асты юлларында куелган камералар төшергән видео көн саен җентекләп каралачак һәм анализланачак.

Мәскәүдәге шартлаудан соң Казан тимер юлында да тәртипне катырак саклый башлыйлар. Вокзалда һәм платформаларда, поездларда тикшерү көчәйтелә, тимер юлларга очраклы кешеләрнең керә алу-алмавын, төннәрен тимер юлларын ни дәрәҗәдә саклануын катырак контрольдә тоту тәртибе кертелә.

Шуның белән бергә, тәртип саклаучылар кешеләрне дә уяу булырга чакырды. Аларга якын тирәдәге кешеләрне, хәлләрне күзәтергә, төргәкләрне һәм ташлап калдырылган букчалар турында хәбәр итәргә кушылды. Үзләрен белештермәгән, шикле кешеләрне күрүчеләр булса, алар турында милициягә килеп әйтергә киңәш ителде.

Казаннар транспортта иминлек чараларының кырыслатылуы белән килешәме, ни дәрәҗәдә тикшерүгә түзәргә риза?

Бу мәсьәләгә берничә кешенең фикерен белештек.

Урта яшьтәге Ольга ханым: “Контрольне күптән көчәйтергә кирәк иде.Террор гамәлләре күптән булмаган, булмавы яхшы әлбәттә, әмма тынычландылар. Иминлек таләпләрен киметергә ярамый. Һәр кешедән паспорт сорауга, әйберен карауга риза түгел, бәлкем шикле кешеләрне, зур букча күтәргән юлчыларны тикшерергәдер, тәртип саклаучылар куркыныч кешеләрне йөзгә карап булса да таный, сизә белергә тиеш, минемчә”, диде.

30 яшьләр тирәсендәге Марат: “Бездә һәрвакыт хәлләр булганнан соң гына чаралар күрелә. Казан метросында күзәтү камераларын куярга була иде. Мәскәүгә килгәндә, анда юлчылар ташкыны бик зур, анда белмим ничек карап бетерергә, анда күзләү хезмәтләренә күбрәк эшләргә кирәк”, диде.

Һәркемнең паспортын, әйберен адым саен тикшерә башласалар, ни диярсез?

“Беләсезме, беркайчан да күрсәтмәне арттырып үтәмәскә кирәк. Иминлек өчен булса, кешеләр аңлар, бездә Русия икәнен дә онытмаска кирәк. Бездә мондый контрольне кешегә каршы кулланырга мөмкиннәр, тикшерүнең башка ысуллары да бар,” дип саный Казан шәһәр транспортында йөрүче Марат.

Студент кызлар Лилия һәм Гүзәл Мәскәүдәге шартлаулардан соң Казан метросында йөрергә курка башлавын һәм катгый контрольне яклавын әйтте. “Аны күптән кертергә кирәк иде, катгый контроль булсын, паспортларны сорасалар, бирәбез, тикшерсеннәр,” диде студент кызлар.
XS
SM
MD
LG