Accessibility links

Әхмәт Билалов Хаҗ шурасыннан китә


Русия президенты каршында эшләп килгән Хаҗ эшләре шурасын җитәкләүче Әхмәт Билалов бу эшеннән китүен игълан итте.

"Мин бу эшемдәге миссиямне үтәлгән дип уйлыйм һәм бу эштән китәм”, диде Билалов.

Ул шулай ук Русия Федерациясе хөкүмәтендәге дини берләшмәләр Комиссиясендәге эшеннән дә китте.

Хаҗ шурасы 2002 елда Дини идарәләр каршында Русия хаҗиларын оештыручы орган буларак корылды.

Элегрәк Русия Олимпия комитеты матбугат хезмәте, Әхмәт Билалов Олимпия комитетының эшен яхшырту өчен төзелгән яңа махсус комиссияне житәклиячәк дип хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG