Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билл Клинтон Һаитигә ярдәм фондын житәкләячәк


БМОның Генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Нью Йоркта, каты жир тетрәүләрдән каза күргән Һаитигә ярдәм күрсәтүгә багышланган конференцияне ачты.

Йөздән артык ил вәкилләре катнашкан бу конференциядә Һаитига төзелеш өчен якын ике елда 3 миллиард ярым доллар бүлеп бирелер дип көтелә. Һаитига ярдәм фондына Кушма Штатлар бер миллиард доллардан артык акча юллаячак.

Фонд рәистәшләренең берсе АКШның элекке президенты Билл Клинтон булачак дип хәбәр ителә.

12 гыйнварда Һаитидагы жир тетрәүләрдән 220 мең кеше һәлак булды. Миллионнан артыгы йорт-жирсез калды.
XS
SM
MD
LG