Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кистемнәр бер сәгать белән яши башлады


Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылында гомер итүче милләттәшләребез һәрвакыт Мәскәү вакыты белән яшәде. Кистем халкы өендә гомер-гомергә ике сәгать, алар икесе дә ике вакытны күрсәтә. Хәзер Кистем халкы бер сәгать белән яши башлады.

Сәгатьләрнең берсе - Мәскәү вакытына көйләнеп куелса, шул вакыт буенча мөселманнар намазга мәчеткә барган, икенчесе - җирле вакытны күрсәткән. Ул Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алга иде. Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касыймов бу хакта аңлатма бирде.

“Кояш буенча Мәскәү вакыты өйлә намазын уку вакытына туры килә. Шуңа да бездә сәгатьләр Мәскәү вакыты буенча куела иде”, диде Илмир Касыймов

Элек-электән картлар өйлә намазына кояш буенча – аның иң югары ноктасында - өйләреннән гыйбадәт кылырга иман йортына юл тоткан. Шулай итеп, бер сәгатьнең уклары һәрвакыт намаз вакытын күрсәткән. "Вакытның шулай куелуын ата-бабаларыбыздан калган гадәт", дип аңлатты Әнвәр ага Касыймов та.

“Безгә картлардан калган, аның буенча бара”, диде Әнвар ага.

Шулай ук дөньякүләм танылган авылдашлары Әхмәров-Юрлов каметасын ачучы Әхмәров вакыт аермасын үзенчә аңлатканын да хәтерли Әнвәр ага.

“Безнең Әхмеров исемле укытучы бар иде. Ул астрономия белән шөгыльләнде. Ул, кояш буенча бездә вакыт Мәскәүнекеннән 20 минутка калыша дип әйтә иде. Мисал өчен, Мәскәүдә ун булса, бездә - ун сәгать егерме минут”, диде ул.

Ике сәгать белән вакыт билгеләнүенә карамастан, вакытны Кистемдә торучылар бутамый. Ә башкалар өчен очрашуга, мәҗлескә чакырырга кирәк булса, җирле сәгатьне әйтеп билгеләү дә гадәттә. Әмма бу инде авылга башка җирләрдән күчеп килүчеләр өчен кулланыла икән.

“Кистемдә торучылар өйрәнгәннәр, безнең үзебез белгән вакыт. Килүчеләргә әйтәбез җирле вакытны”, диде Әнвәр Касыймов.

Бүген һәр өйдә берничә сәгать тора. Алар вакытны күрсәтә. Элек картлар вакытны билгеләү буенча берничә ысул белгән. Берсе – кулның кечкенә бармагы буе шырпы алып, аны ике кул арасына кыстырып, кояшка таба уң ягың белән басарга кирәк. Бармакларга шушы шырпыдан төшкән шәүлә вакытны билгеләгән.

Шулай ук көннең икенче яртысында вакытны үзенең шәүләсе буенча - адымнар белән дә үлчәгәннәр. Алар беркайчан да вакытны бутамаганнар. “Ә менә бүген һәр кешенең кулында сәгать, әмма без еш кына соңга калабыз”, ди икенче милләттәшебез Казбек ага Касыймов.

Вакытны төгәл билгеләү өчен ата-бабаларыбыз шулай ук тәрәзә төбен киртеп тә куйганнар. Тәрәзә рамасыннан шушында төшкән шәүлә өйлә вакытын билгеләү өчен бик җайлы булган.

Русиядә сәгатьнең укларын күчерү чоры башлангач, кистемнәр өч вакыт белән йөргән. Берсе – кояш вакыты, икенчесе – Мәскәү, өченчесе җирле вакыт.

Удмуртиянең Мәскәү сәгать поясына күчүе кистемлеләр өчен җайлымы соң? Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касыймов: “Бабайлар тагын сәгатьне күчермәскә дип әйтәләр. Чөнки намаз вакыты тагын буталачак дигән фикердә. Сәгатьләрнең уклары күчерелмәсә дә, барыбер Кистем авылы халкы ике вакыт – кояш һәм Мәскәү буенча яшәячәк”, диде ул.
XS
SM
MD
LG