Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Крюков мәхкәмә юлларын таптавын дәвам итә


Хокук яклаучы Сергей Крюков тагын мәхкәмә юлларын таптый башлады. Сәбәбе – “Ичкерия-Инфо” сәхифәсенә урын алган “ямьсез” язмалары. Бигрәк тә “русизм” дигән төшенчәне начар шәрехләүче сүзләре.

Былтыр Сергей Крюковны эзәрлекләүләр турында “Азатлык” радиосы хәбәр иткән инде. Шул исәптән, халык телендә “Карамзинка” дип аталучы психик авырулар хастаханәсенә тыгып куюлары турында да. Ләкин анда озак ятмады, чөнки ул психикасын дәвалануга мохтаҗ түгел иде.

20 мартта 4 сәгать 20 минут барган мәхкәмә утырышында документлар тупланган олуг папкалардагы биниһая күп материалларның кайберләре белән таныштырып чыктылар.

“Кайберләре” дигәненә тентүләр нәтиҗәләре, 2008 елның 14 октябренә – Хәтер көненә багышланган язмалары, Беслан фаҗигасе, полковник Будановның явызлыклары, Анна Поликовскаяны, Юрий Щекочихинны, “Химкинская правда” газетының редакторы Михаил Бекетовны үтерүчеләрне фаш итү, Чаллыда яшәүче Кашаповларга карата кылынган гамәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерү…

Сергей Крюковның фатирында булган байтак әйберләрен алып киткәннәр: атыш кораллары буенча китаплар, Ватан сугышы турындагы фильмнар, компьютерын һәм дискларын, кәрәзле телефонын, сәгать, балдак, мөһерләр кебек вак-төякләрен…

Шулай ук Шамановның өлкә байлыгын талавы, Мәскәүдәге хокук яклаучы Стомахинны яклау, чечен халкына карата алып барылган геноцид, Чаллы ТИҮенең дөнья җәмәгатьчелегенә юнәлтелгән Мәскәү явызлыклары турындагы мөрәҗәгатьләре, һәм, үзе әйтүенчә, “бүгенге чорда бөтендөнья өчен иң явыз күренеш булган “Русизм”га кыгылышлы язмалар. 4 калын томда тагын нәрсәләр генә юктыр инде.

Әйтик, Крюковның Рәфис Кашапов белән телефон аша сөйләшкәне текстын тулаем укып чыктылар. Һәм анда бүгенге Русия хакимиятенә җирәнеп карау да тапканнар. Бигрәк тә “Русизм – праздник зла”, “Русское поле – сорняк сатанизма” кебек гыйбарәләр экспертизасыз да җинаять эше кузгатырга нигез булып тора, дигән сүз дә яңгырады. Сергей Крюков үзе адвокат ялламаган, рәсми чакырылган адвокат кына катнашты мәхкәмәдә.

Гаепләнүче шулай ук сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Үзе сөйләргә теләмәгәч, Крюковның каршы шикаятен укыдылар. Анда милиция хезмәткәре Бутузовны хокукый яктан ерак торган гамәлләре өчен җавапка тарту турындагы гаризага аңлатма да бар.

4 сәгать 20 минут барган мәхкәмә утырышы нәтиҗәсез тәмамланды. Дәвамы вакыты да билгеләнде. Бу карарны казый өстән күрсәтмәгә мохтаҗлыгы белән дә бәйләп буладыр, дигән иде Сергей Крюков. Монысы да нигезсез түгелдер, чөнки бу карар алдыннан казый озын гына тәнәфес игълан итте… Озак кына аерым бүлмәдә киңәшләшеп тә алдылар…

12 көннән соң узган утырыш исә сәер һәм кыска булды. Элекке утырышта гаепләү ягыннан капитан һәм лейтенант кыз катнашканнар иде. Бу юлы – кыз гына. Рәсми адвокат бәян итүенчә, фактлар тәңгәл килмиләр. Крюковның чыгышында да шушы ук факт ассызыкланды: “Минем өстемдә барган мәхкәмә эше үзе үк канунга сыймый, чөнки гаепләү нигзендә мәгълүматлар тикшерелмәгәннәр дә.

Аерылышканда Сергей Крюков: “Прокуратура гозере буенча, эш яңадан прокуратурага кайтарылачак. Алар кылган гамәлләремнең квалификациясен үзгәрттеләр, чөнки үзләре үк беләләр: гаепләүләре кылган гамәлләремә туры килми. Кыскасы, карарның нөсхәсен алгач, бу мәсьәлә дә ачыкланыр”, диде ул.
XS
SM
MD
LG