Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта Америка һәм Куба дипломатлары Һаитига ярдәм турында сөйләшү уздырды


БМОның Нью-Йорктагы башфатирында, Куба һәм Америка дипломатлары көчле жир тетрәүләрдән каза күргән Һаитигә ярдәм турында мәсьәләне тикшерделәр.

Кубаның тышкы эшләр министры Бруно Родригас Парильон, АКШ дәүләт секретаре аппараты житәкчесе Чери Миллз белән сөйләшүләрдә төп игътибар Һаитины торгызу эшләрендә хезмәттәшлек итүгә бирелде, дип белдерде.

Бу сөйләшүләр Һаитига төп ярдәмне күрсәтүче илләр белән барган киңәшмә вакытында булды.

АКШ белән Куба арасында 1961 елдан бирле дипломатик мөнәсәбәтләр юк. Ләкин Американың хәзерге президенты Барак Обама берничә тапкыр инде Куба белән киеренкелекне йомшарту кирәклеге турында әйтте.
XS
SM
MD
LG