Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шартлауларындагы корбаннар саны 40-ка житте


Мәскәү метросындагы шартлауларда үлгән корбаннар саны 40-ка җитте - яраланганнарның берсе хастаханәдә вафат булды. Шартлауларда тән җәрәхәтләре алган тагын өч кешенең хәле бик авыр дип хәбәр ителә.

Сәләмәтлек саклау министрлыгында, хастаханәләрдә әлегә кадәр 84 кеше кала бирә дип белдерделәр.

Метродагы ике шартлатуны да интихар хатын-кызлар башкарган дип фаразлана.

ФСБ мәгълүматларына караганда, терактларга катнашы булуда шикләнелгән берничә кеше инде кулга алынган.

29 мартта Мәскәүдәге шартлаулар өчен жаваплылыкны чечен каршылыгы житәкчесе Дока Умаров алган иде.
XS
SM
MD
LG